Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

90га якын питрәчле коронавирустан прививка ясатты

Көн саен Питрәч район үзәк хастаханәсендә яңа коронавирус инфекциясеннән 10лап кешегә вакцина ясыйлар. Без прививка ясатучыларның хәлләре турында сораштык.

Уколны ике этапта  ясыйлар. Башта бер компонентны, 21 көннән соң - икенчесен.

Вакцинация - ул сәламәтлекне саклауның куркынычсыз һәм нәтиҗәле ысулы. Ул, организмны табигый яклауны активлаштырып, безне үлем куркынычы  булган авырулардан саклый. Халыкны КОВИД-19дан күпләп вакцинацияләү башланды. Теләгән һәркем Питрәч район үзәк хастаханәсендә прививка ясата ала.

- Прививканы 18 яшьтән башлап барлык теләүчеләргә дә ясыйлар. Беренче чиратта, медицина хезмәткәрләре, мәгариф, социаль өлкә хезмәткәрләре, пенсионерлар һәм хроник авырулар булган кешеләр вакциналаштырыла. Процедура алдыннан табиб-терапевт тикшерүе  үтәргә һәм  аның рөхсәтен алырга кирәк. Прививкалар турында мәгълүмат РФ субъектларының бердәм регистрына кертелә, - дип сөйләде Питрәч район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Алина Архипова.

Көн саен медучреждениедә 10лап питрәчле прививка ясата. Вакцинаны ике этапта кертәләр. Башта бер компонент, 21 көннән соң - икенчесе. Процедура берничә секундта башкарыла. Аннары табиблар кешеләрнең торышын күзәтәләр. Һәр организм вакцинага төрлечә реакция ясый. Кайберләрендә антитәнчекләр симптомнарсыз  эшләнә, кайберләрендә температура һәм баш авыртуы күзәтелә. Монда  куркырлык нәрсә юк, организм прививкага шул рәвешле реакциядә  була, дип ышандыра табиблар.

- Без хатыным белән инде  вакцинаның икенче компонентык ясаттык. Беренче уколдан соң мин үземне яхшы хис иттем, өзлегүләр булмады. Хатыным үзен бераз начар хис итте, - дип сөйләде Пановка авылыннан Виктор Бригаднов.

Икенче вакцинацияне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Байгильдин да үтте. Ул билгеләп үткәнчә,  бүгенгә кадәр яңа коронавирус инфекциясе белән авырмаган һәм вакцинация ясарга булган. Хәзерге вакытта ул үзен яхшы хис итә.

 

Белешмә өчен

Прививка ясатырга теләүчеләрдән участок табибларына мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар. Вакцинация бары Питрәч район үзәк хастаханәсендә генә үткәрелә. Өстәмә мәгълүматны 89003279463 телефоны буенча алырга була. Эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса