Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Грипптан котылу өчен вакытында прививка ясатырга кирәк

Гриппка каршы прививка ясаткан кеше, авырса да, вирусны процедураны үтәмәүчеләргә караганда күпкә җиңелрәк һәм өзлегүләрсез үткәрә алачак.

 Хәзерге вакытта безнең районга балалар өчен дә, шулай ук олылар өчен дә вакцина кайтты. Ул грипп вирусының өч төренә - А гриппының ике төренә һәм В гриппның бер төренә карата иммунитет ныгытуга юнәлтелгән. Питрәчнең сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбендә прививкаларның милли календаре кысаларында, эшчеләрне сезон алды иммунизацияләү узды.

 

- Безнең оешмада хәзерге вакытта 64 хезмәткәр һәм 121 бала бар. Әлбәттә, балаларны һәм үземне грипп белән авыруның теләсә кайсы мөмкинлегеннән читләштерәсе килә. Без вакцинацияләүнең мөһимлеген аңлыйбыз, шуңа күрә бездә бу процедураны башкару ярамый торган кешеләрдән кала барлык кешеләргә прививка ясала.
Иммунизацияне Питрәч район үзәк хастаханәсе билгеләгән бердәм көнне үткәрәләр. Балаларга ата-аналар рөхсәте белән генә прививка ясатабыз, - диде Питрәч интернат-мәктәбе директоры Флорид Зарипов.
- Вакцинация иммунитетның грипп вирусына чыдамлыгын арттыра. Минем бурычым - прививка вакытында кеше сәламәт һәм аңа вакцинация ясатуга каршы күрсәтмәләр булмавына инану. Әгәр мин хәтта салкын тиюнең яки нинди дә булса авыруның симптомнарын гына тапсам да, вакцина ясаудан кире кагам. Учреждениедә авырулар булса, тикшерү тагын да җентекләбрәк үткәрелә, - дип ассызыклады участок терапевты Илнур Мөхәммәтҗанов.
Грипп - иң йогышлы авыруларның берсе. Статистика буенча, бер авыру оешма хезмәткәрләренең 70 процентын йоктыра ала. Вакцинация нәтиҗәле булсын өчен, коллективтагы барлык хезмәткәрләрнең кимендә 75 процентына прививка ясатырга кирәк.
- Әгәр оешма җитәкчеләре грипп белән авыручыларны минимальләштерергә тели икән, район үзәк хастаханәсенә эпидемиологка мөрәҗәгать итәргә мөмкин, шуннан соң кирәкле санда кешегә вакцина сатып алабыз. Кемнеңдер прививканы мөстәкыйль ясау теләге булса, участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пациентны караганнан соң, без авыруның симптомнарын тапмасак, аны шунда ук вакцинация кабинетына җибәрәбез, - дип билгеләп үтте Илнур Мөхәммәтҗанов.
- Мин инде унбер ел тотрыклы рәвештә прививка ясатам. Әгәр авырып китсәм, барысы да өзлегүләрсез уза. Мәсәлән, узган ел мин бөтенләй авырмадым, - дип уртаклашты безнең белән интернат-мәктәп хезмәткәре Людмила Агапова.
- Грипп белән авыру очраклары әлегә ачыкланмады, бу аңлашыла да,  һава торышы яхшы торды, - диде Питрәч район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Татьяна Вавилова. - Без алган барлык балалар вакцинасын да диярлек кулландык инде. Хәзер олыларга актив прививка ясыйбыз. Зур  оешмаларга һәм учреждениеләргә барабыз. Ленино-Кокушкинода кошчылык фабрикасында, «Айгөл» һәм «Бәләкәч» балалар бакчаларында, «Шатлык» приютында булдык, - дип сөйләде Татьяна Вавилова.


Питрәчлеләргә гриппка каршы профилактика чараларын искә төшерәбез: кеше күпләп җыела торган урыннарда күпвакыт уздырырга тырышмагыз, кулларны сабын белән даими һәм яхшылап юыгыз яки кулларны эшкәртү өчен махсус средстволар кулланыгыз, ешрак дымлы җыештыру үткәрегез, бүлмәләрне җилләтегез. Йокы, баланслы туклану, физик активлык, составында С витамины булган продуктлар куллану шулай ук авыру куркынычын киметәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X