Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Көек авылыннан табиб мармелад белән тончыккан 2 яшьлек малайны коткарган

Малай телен тешләгән һәм суламый башлаган

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары мармелад белән тончыккан 2 яшьлек малайны коткарган.

Баланы хастаханәгә әтисе алып килгән. Ул сөйләгәнчә, малай мармелад белән тончыккан, телен тешләгән һәм суламый башлаган.

Малайга реанимацияне Көек авылыннан табиб Ринат Фазлыев ясаган. Бала үзлегеннән сулыш ала башлый. Аны балалар клиник хастаханәсенә күчерергә әзерлиләр.

Кабул итү бүлегеннән кулына бала күтәргән шәфкать туташы керде. Малай зәңгәрләнеп беткән, суламый иде. Мин Геймлих алымын кулландым. Мармелад тын юлларыннан чыкты», — дип сөйләде реаниматолог Ринат Фазлыев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса