Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Хоккей – чын ир-атлар уены

Бу көннәрдә Питрәч авылы Боз сараенда район авыл җирлекләре командалары арасында хоккей турниры үтә.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, республикада мондый хоккей турнирлары күптәннән үткәрелеп килә. Алар бездә, Питрәчтә дә үткәрелә. Анда сигез команда катнаша: район хакимияте, Питрәч, Шәле, Күн, Кощак, Ленино-Кокушкино, Татар Казысы, Пимәр командалары. Ачыкланганча, турнир үткәрү инициативасын район хоккее үсешенә зур өлеш кертүчеләр Виктор Сорокин һәм Сергей Мошков тәкъдим иткән, әлеге фикерне Боз сарае җитәкчелеге хуплап алган.

Боз сараенда уеннар башланган инде һәм алар дәвам итә, анда җанатарлар да шактый җыела. Гомумән, тамашачылар кызыксынуы аңлашыла да. Беренче чиратта, алар үз командаларына көч биреп, аларга уңыш теләп торырга киләләр. Һәм, әлбәттә инде, профессиональ булмаган хоккей карарга киләләр, чөнки бозга республика ярышларында бер тапкыр да катнашмаган, хәтта, күптәннән тимераякта шумаган кешеләр чыга. Хоккей баталеяларында һәвәскәрләр катнаша. Алар төрле һөнәр ияләре, анда гади эшчеләр дә, җитәкчеләр дә бар. Мисал өчен, Ленино-Кокушкино командасы өчен "Ак Барс Питрәч" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Радик Зиннәтов чыгыш ясый. Уеннарда 16 яшьлекләр һәм өлкәнрәкләр катнаша. Иң "өлкән" команда булып район хакимияте командасы санала, анда Ришат Җиһаншин да уйный.

- Балачакта барча малайлар кебек үк мин дә тимераякта шуарга ярата идем, - ди Ришат. - Күлгә барып, андагы бозны чистартканыбызны яхшы хәтерлим. Хәзерге район үзәгендәге зиннәтле Боз сарае турында хыялланмадык та без. Аннары, мәктәпне тәмамлагач, укуымны дәвам иттем, ун елга якын тимераякта шумадым. Һәм менә ике ел инде кабат тимераякка бастым. Элеккеге күнекмәләр онытылмаган икән. Безнең командада ике ел элек беренче тапкыр тимераякка басучылар да бар. Алар да сынатмый. Уен мавыктыра, үзенә тарта. Мондый динамик һәм азартлы уен дәрт бирә, күңелләрдә зур канәгатьлек хисе уята.

Боз сараенда хоккей турниры апрель ахырына кадәр диярлек дәвам итәчәк. Командалар берәр тапкыр уйнарга өлгергән инде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, авыл җирлекләре арасындагы хоккей турниры схемасы гади: барлык командалар бер-берсе белән берәр тапкыр уйнап чыга. Беренче дүрт команда плей-оффка үтә, аннары үзара дүрт урынны бүлешәчәкләр. Район хакимияте командасы Татар Казысы командасы белән беренче уенны үткәрде, анда җиңүгә иреште. Чәршәмбе Питрәч командасы белән уйнадылар. Исәп - 5:3. Район хакимияте командасы җиңү яулады.

Сүз уңаеннан, һәвәскәр хоккейчылар уйнауга карамастан, авыл җирлекләре командалары арасындагы хоккей турнирын квалификацияле судьялар күзәтеп бара.

- Мондый турнирлар киләчәктә дә дәвам итәр һәм башка авыл җирлекләре дә кызыксыныр һәм алар да җәлеп ителер дип өметләнеп калабыз, - дип билгеләп үтте Ришат Җиһаншин. - Яңа көндәшләр белән уен кызыграк та, сыйфатлырак та булыр иде. Бу бик яхшы башлангыч, файдалы эш, сәламәт тәндә - сәламәт акыл дип юкка гына әйтмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса