Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

«Мишә» универсаль спорт залында шахмат турниры узды

Традиция буенча анда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдән башлап, район мәктәпләренең әтиләр Советы әгъзаларына кадәр катнашты.

Быел традицион шахмат турниры Кощак авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, педагогика хезмәте ветераны Рияз Мәхмүт улы Мәхмүтовка багышланган иде. Тантаналы ачылыш вакытында яңгыраганча, ул 1944 елда унҗиде яшендә фронтка алына. Литвада бандеровчылар белән сугыша. Сугыштан соң Кощак мәктәбе директоры булып эшли. Аның җитәкчелегендә мәгариф учреждениесендә шахмат ярышлары оештырылды. Рияз Мәхмүтович үзе шахмат буенча район спартакиадаларында катнашкан, берничә тапкыр җиңүче һәм призер булган. 
Катнашучыларны район башлыгы Илһам Кашапов сәламләде һәм аларга уңышлар теләде. 
Ярышлар берничә яшь төркемендә узды: район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, башлангыч сыйныф укучылары, 5-9 сыйныф укучылары һәм өлкән сыйныф укучылары арасында. Мәктәпләрнең әтиләр Советларыннан әти-әниләр дә читтә калмады. Соңгылары арасында Питрәч егете Юрий Ярославцев бар. Аның сүзләренә караганда, ул кечкенәдән шахмат уены белән мавыга. Аның тренеры - беренче мәктәп укытучысы Артур Ганиевич Кадыйров. Узган ел шахмат турниры нәкъ менә Артур Кадыйров истәлегенә багышланган иде. Ул чакта Юрий икенче урынны алды. Быел ул олылар арасында абсолют җиңүче булды. Колай урта мәктәбенең дүртенче сыйныф укучысы Камил Мөхәммәтҗанов та җиңүгә өметләнде. 

Безне укытучыбыз Дмитрий Юрьевич шахмат уйнарга яхшы өйрәтә. Шуңа мин уйнарга өйрәндем дә инде. Бу юлы оттым, алда тагын биш партия бар, - дип сөйләде безгә малай. 

Ә менә Ленино-Кокушкино авылы балалар бакчасыннан 6 яшьлек Самирә Сөләймановага бәхет елмаймады. Беренче партияне ул үзенең яшьтәше район үзәгендәге «Каенкай» балалар бакчасыннан Габдулла Галимовка оттырды. Кыз ничек шахмат уйнарга өйрәнүе турында сөйләде. 

Өйдә мин бабай белән уйныйм, - дип аңлатты Самирә. 

Аның көндәше Габдулла бу ярышларда икенче призлы урынны алды. Барлык җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды. 

Районда шахмат хәрәкәте бик актив үсә, - дип сөйләде безгә мәгариф бүлеге башлыгы Марина Харитонова. - Мондый турнирлар дүртенче ел рәттән уза. Бүген районның һәр балалар бакчасында, һәр мәктәптә шахмат уены буенча өстәмә белем бирү кертелде. 


Район шахмат турниры нәтиҗәләре:

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында: 
1 нче урын - Сәйфуллин Адель, «Ивушка» балалар бакчасы, 
2 нче урын - Галимов Габдулла, «Каенкай» балалар бакчасы, 
3 нче урын - Латыйпов Рим «Золотая рыбка» балалар бакчасы. 
1-4 сыйныф укучылары арасында: 
1 нче урын - Мәхмүтов Илнур, күппрофильле лицейның 2 нче сыйныф укучысы, 
2 нче урын - Шәрәфетдинов Динар, «Алгоритм” технология лицееның 4 нче сыйныф укучысы, 
3 нче урын - Хмылев Савелий, Кощак мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы. 
5-9 сыйныф укучылары арасында: 
1 нче урын - Арсланов Әмир, Богородск мәктәбенең 6 нчысыйныф укучысы, 
2 нче урын - Мәхмүтов Айнур, күппрофильле лицейның 6 нчы сыйныф укучысы, 
3 нче урын - Идрисов Илназ, Татар Тау Иле мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы, 
3 нче урын - Рәсулов Сәид Абдулла, Питрәч 1 нче мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы. 
10-11 сыйныф укучылары арасында: 
1 нче урын - Сәлимов Әмир, Шәле мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы, 
2 нче урын - Абухайбәк Мәрьям, Татар Казысы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы, 
3 нче урын - Хөсәенов Наил, Питрәч 2 нче мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы. 
Әтиләр Советы арасында: 
Абсолют җиңүче - Ярославцев Юрий, Питрәч 2 нче мәктәбе, 
2 нче урын - Миннебаев Хәлим, Питрәч 2 нче мәктәбе, 
3 нче урын - Свиридов Юрий, Питрәч 1 нче мәктәбе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт