Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Тугыз команда стартка чыкты

Узган атнада авыл яшьләре арасында волейбол буенча район беренчелеге башланды. Ул арада мини-футбол буенча район беренчелеге ахырына кадәр нибары ике тур калды.

Волейбол. Беренче нәтиҗәләр

- Турнирда барлыгы тугыз команда - «Виктория», «Олимп», «Спортинг», «Унион» (барысы да Питрәчтщн), «Легион» (Шәле) һәм Богородск, Колай, Кибәк Иле һәм Янсуар командалары катнаша. Командалар ике әйләнеш турниры уздырачаклар, әлеге очрашулардан соң призерлар билгеле булачак. Уеннар якшәмбе көнне икенче мәктәпнең спорт залында уза, 13.00 сәгатьтә башлана. Матчлар ике җиңүгә кадәр бара, җиңгән команда 3 очко ала, ә оттырган - 0, - дип сөйләде турнирны оештыручы Роман Филиппов.

Икенче тур нәтиҗәләре: «Виктория» - «Унион» - 2:0, «Легион» - «Спортинг» - 2:0, «Кулаево» - «Олимп» - 0:2, «Кобяково» - «Янцевары» - 1:2.

Ике турдан соң лидерлар - «Виктория», «Олимп» һәм «Янцевары», алар үз исәбендә 6шар очкога ия.

Мини-футбол. Лидер алышынды

Инде киләсе атнада ук авыл яшьләре арасында чемпион һәм призер исеме өчен плей-офф уеннары башланачак.

Соңгы турда «Виктория» «Легион»ны 8:1 исәбенә тар-мар итте һәм 28 очко җыеп, беренче урынга чыкты. Моңа кадәр алда барган «Барс» 27 очко белән икенче булды, өченче урында - 22 очко белән «Аякс». «Аякс» «Татход»ка 2:3 исәбенә оттырды. Калган 10 тур уеннары түбәндәгечә тәмамланды: «Арсенал» - «Спортинг» - 5:1, «Стар» - «Фрейндшип» - 4:2, «Атлетико» - «МанСити» - 2:2, «Аврора» - «Олимп» - 0: 2.

Артем Утяганов («Виктория») гол+пас системасы буенча 38 балл белән (25+13) бомбардирлар исемлеген җитәкли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса