Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

85 һәм аннан да олырак яшьтәге кешеләр янына Пенсия фонды хезмәткәрләре киләчәк

Гаилә әгъзаларының үлгән туганнары өчен пенсия алу очраклары да ачыкланган. Мондый хәлләрне булдырмас өчен, ашыгыч рәвештә күптән пенсия фондына мөрәҗәгать итмәгән кредит оешмалары аша пенсия алучы 1934 елда туган һәм аннан өлкәнрәк кешеләр янына ашыгыч рәвештә барырга дигән карарга киленде.

Декабрь ае дәвамында Пенсия фонды хезмәткәрләре шәхесне раслау, мәгълүматларны актуальләштерү һәм артык пенсия түләүгә юл куймас  өчен пенсия алучыларның йортлары буенча шәхсән үзләре йөреп чыгачак. Барлык хезмәткәрләр дә РПФ хезмәткәре таныклыгына ия һәм аны гражданин таләбе буенча күрсәтергә тиеш.
- Фонд хезмәткәрләре  әлеге категория гражданнарның  өйләренә барачак һәм аларны шәхесне раслау өчен РПФның клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә өндәми. Әгәр хезмәткәр пенсионер белән очраша алмаса, почта тартмасына белешмәлек һәм шәхесне раслау кирәклеге турында хәбәр калдыралар, - дип билгеләп үтте РПФның ТРдагы бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина.
Пенсионер үлгән очракта,  туганнары  аның пенсиясенә шул очракта гына исәп тота ала, әгәр гражданин агымдагы ай өчен акча алганчы үлсә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса