Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Авыл җирлекләренең хокуклары киңәйде

"Татарстан Республикасы муниципаль район җирле үзидарә органнары һәм шәһәр округларына административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләре бирелүе турындагы" Законы нигезендә Питрәч муниципаль районы башкарма комитетында административ комиссия эше регламенты расланган. Җаваплы секретарь Галина Дорофеева комиссиянең узган елгы эшчәнлеге турында хәбәрчебез Фәния МИХЕЕВАга сөйләде.

- Узган ел административ комиссиядә административ хокук бозулар турындагы 186 беркетмә һәм материал каралды. Тикшерү нәтиҗәсендә 186 карар чыгарылды, шул исәптән 2 карар вазифаи затларга, 184 - физик затларга штраф салу турында. Комиссия карары белән административ хокук бозулар турындагы 73 беркетмә буенча, бик үк әһәмиятле булмау сәбәпле, телдән кисәтү ясалды.
- Нинди хокук бозулар еш очрый?
- Бигрәк тә район авыл җирлекләрен төзекләндерү, яшелләндерү, чиста һәм тәртиптә тотуга караган административ хокук бозулар еш очрый. Административ комиссия утырышларында йорт яннарын чүп-чарга батыру, автомашиналарны тиешсез урынга кую, яшел үсентеләргә зыян китерү, тиешсез урында чүп-чар ягу, төзелеш материалларын авыл җирлеге рөхсәтеннән башка йорт яны территорияләрендә саклау, этләр һәм йорт хайваннарын бәйсез, тиешсез урыннарга чыгарып йөртү очраклары каралды. Питрәчлеләр халык күпләп ял итү урыннарын, уртак гомуми файдалану территорияләрен, бина подъездларын чүпләгән өчен дә административ җаваплылыкка тартылды, шулай ук урам сәүдәсе кагыйдәләрен бозган өчен дә беркетмәләр төзелде.
- Административ хокук бозулар өчен салынган штраф суммасы күпме?
- Карар буенча салынган штраф суммасы физик затлардан 127 мең сум тәшкил итте, шуларның 46 меңен гражданнар үзләре теләп түләде. 43 меңе суд пристав-башкаручылар хезмәте аша түләтелде. Түләтү проценты 70,1 тәшкил итте, һәм бу яхшы күрсәткеч.
Вазифаи затларга салынган штраф күләме 30 мең сум тәшкил итте, вазифаи затлар аларны үзләре теләп түләде.
Тулаем, узган ел нәтиҗәләре шундый.
- Бүгенге көндә штрафлар 200 сумнан 2 мең сум һәм артыграк күләмне тәшкил итә. Әмма күпчелек питрәчле, хәтта берара административ комиссия аша үткән булуга карамастан, гомум кабул ителгән кагыйдәләрне бозуларын дәвам итә.
- Бик кызганыч, бу шулай. Моны әле күптән түгел генә булып узган административ комиссиянең чираттагы утырышында каралган мәсьәләләр дә раслый. Анда комиссия әгъзалары 3 беркетмә тикшерде. Аларны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләре төзегән булган. Богородск авылында яшәүче бер кешегә 2 мең сум штраф каралган. Ул мунчасындагы юынтык суларны җирлекнең грунт рельефына агыза торган булган. Шушы гамәле белән экологик нормалар таләпләрен бозган. Шәле авылындагы бер кешегә шулай ук 2 мең сум штраф түләргә кирәк булачак. Ул Колай авыл җирлегендә төзекләндерү, яшелләндерү һәм чисталыкны саклау кагыйдәләрен бозган. Ул артык аптырап тормаган, "Шиномонтаж" янәшәсенә үк яраксыз резиналарны өеп куйган. Һәм шулай ук урам сәүдәсе кагыйдәләрен бозучылар да булган.
- Административ комиссия эшен дәвам итә. Анда кемнәр керә?
- Комиссиядә җәмәгать башлангычында алты кеше эшли. Комиссия рәисе район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиуллин, комиссия рәисе урынбасары Евгений Потеряхин, комиссия әгъзалары Фәрит Фәхретдинов, Галина Игнатьева, Руслан Ларионов, шулай ук җирле редакция хәбәрчесе. Әмма комиссия инде булган фактларга һәм бозуларга гына бәя бирә. Ә урыннарда бу эшне авыл җирлекләре башлыклары алып бара. Аларда тәртип бозучыларга карата ныклы тәэсир итү чаралары бар. Административ тәртип бозулар өчен салынучы штрафлар исәбенә алар җирле бюджетларын тулыландыру хокукы алды. Ә бу средстволарны торак пунктларны төзекләндерү, яшелләндерү, тагын да ямьлерәк итү өчен тотарга мөмкин.

Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга административ штраф күләме 1 мең сум, вазифаи затларга - 10 мең, юридик затларга 20 мең сум каралган. Кабат тәртип бозган очракта штраф гади гражданнарга 5 мең сумга кадәр күтәрелә. Вазифаи затлар 30 мең түләячәк, юридик затлар - 100 мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса