Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Газетага язылган өчен бүләк

“Пестрецы” почта элемтәсе бүлекчәсе һәм “Вперед” (“Алга”) район газетасы редакциясе Әбүнәче көне үткәрде.

- Әбүнәчеләр көнен без ел саен үткәрәбез, - диде Казан районара почтамт җитәкчесе Ксения Хәмдәмова. - Халыкны төрле басмалар белән таныштырабыз, символик бүләкләр бирәбез. Ел саен әбүнәчеләр санына анализ ясап, шуны билгеләп үтәсе килә: безнең республикада газета-журналлар укырга яратучы кешеләр яши, әлбәттә бу куанычлы күренеш.
Җирле редакция хезмәткәрләре дә теләгән кешеләрне чиратсыз газетага яздырдылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
- Мин акциягә иң беренче булып килдем, - ди Урта Дәүләтъяр авылыннан Анастасия Петрова. - Ике басмага язылдым, аларның берсе, әлбәттә инде, безнең “Вперед” газетасы, районда булган соңгы вакыйгалар турында хәбәрдар булырга телим, - диде ул, елмаеп.
Массакүләм мәгълүмат чараларында гайбәтләр һәм бәхәсләрнең күп рейтинг җыюы беркемгә дә сер түгел. Без исә игътибарны питрәчлеләрнең хезмәттәге, спорттагы уңышларына, аларның язмышларына бирергә тырышабыз. Тугры әбүнәчеләребез безне нәкъ менә яхшы яңалыкларыбыз өчен яраталар, үз итәләр! Безнең белән булуыгыз өчен рәхмәт сезгә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X