Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Игенченең үзен күрсәтер чагы

"Соя-Колай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять районда алдынгы хуҗалыкларның берсе. Хуҗалык терлекчелек өлкәсендә дә, игенчелек өлкәсендә дә сынатмый.

Колайда эш сәгате бик иртә башлана. Иртәнге сәгать биштә техника инде кырга чыгарылган була. Хуҗалыкның баш агрономы яшь белгеч Рәмзил Вәлиев биредә өченче елын эшли. Бу вакыт эчендә ул барлык кырларның үзенчәлекләрен өйрәнеп өлгергән.
- Безнең өчен иң җаваплы чор башланды, - ди баш агроном. - Язгы кыр эшләре кампаниясен уҗымнарны һәм күпъеллык үләннәрне тукландырудан башладык. "МТЗ-2112" тракторында Виктор Федоров тырмага чыкты. Эш ике сменада бара. Без бит терлекчелек хуҗалыгы, шуңа күрә күп мәйданнарда азык культуралары чәчәбез. Быел, мәсәлән, 1226 гектарда азык катнашмалары, 1300 гектарда кукуруз чәчәчәкбез.
Язгы кыр эшләрендә барлыгы 30 техника: тракторлар, машиналар, чәчү агрегатлары һәм башка тагылмалы техника эшли. Кадрларыбыз да җитәрлек - 100 процент тәэмин ителеш. Орлыклар, ашламалар да тиешле дәрәҗәдә кайтартылган. Эшчеләрне көненә өч тапкыр ашатабыз.
Һавалар торышы яхшы тора, кырлар тигез өлгерә, дым җитә, ә иң мөһиме, эшләргә теләк бар.
Нурфаэль Салихов эшли торган "Роса" агрегаты хуҗалыкта әле икенче елын гына кулланыла, шулай да биредә аның алыштыргысыз булуына төшенгәннәр. Бу техника теләсә нинди һава шартларында эшли, ягулык-майлау материалларын аз тота.
Нурфаэль үзе дә бар эшне дә булдыра. Аны төрле техника руле артында күрергә мөмкин. Ул данлыклы игенчеләр нәселеннән. Аталы-уллы Рафаэль һәм Нурфаэль Салиховлар Колайда гына түгел, районда да алдынгылар сафында.
Тәҗрибәле механизаторлар белән бер сафта яшьләр дә тырышып эшли. Шуларның берсе - Айрат Мансуров. Ул ПЛ-93 курсанты, быел туган хуҗалыгында практика үтә.
Толик Рәҗәпов Үзбәкстанда туып-үсә. Еш кына Татарстанга туганнарына кайтып йөри. Биредә үзенең язмышын очрата - фермада сыер савучы булып эшләүче Шәле кызы Фиданиягә өйләнә. Толик механизатор булып эшкә урнаша. Бүгенге көндә "Беларусь-826" тракторында Валерий Чубаев кебек үк минераль ашлама ташый.
Бу дус коллективта тагын бер тәҗрибәле механизатор Владимир Жуков та эшли. Ул да игенчеләр нәселеннән. Аның әтисе Николай Николаевич гомере буе Ленин исемендәге колхозда механизатор булып эшли. Үзенең тәҗрибәсен улына тапшыра. Володя 1994 елда армиядән кайта һәм "Колай" совхозына эшкә урнаша. Аның гаиләсе зур. Тормыш иптәше Миләүшә белән алар биш бала үстерәләр. Миләүшә әлеге хуҗалыкта бозау караучы булып эшли. Владимир - йөк төяүче, ашлама төяп тора, ә печән өстендә ул печән төйи, печән эскертләү дә аннан башка үтми.
Рәсемдә: Рәмзил Вәлиев, Айрат Максуров, Владимир Жуков, Нурфаэль Салихов, Толик Ражапов һәм Валерий Чубаев (сулдан уңга).
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса