Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

“Ишетерләр һәм ярдәм итәрләр дип өметләнәбез”

"Бердәм Россия" мобиль иҗтимагый кабул итүе турында кайбер питрәчлеләр белә инде. Безнең районда "Бердәм Россия" күчмә кабул итүләр эшчәнлекләрен 4 августта башлады һәм күпләрдә үтенечләренең үтәләчәгенә ышаныч уятты.

"Бердәм Россия" символикасы төшерелгән автобус Богородски авылына килеп туктады. Бу "Бердәм Россия" мобиль иҗтимагый кабул итүенең Питрәч районына икенче тапкыр килүе. Беренче юлы кабул итү активистлары Колай һәм Шәле авылында яшәүчеләр белән очрашты. Бу юлы - Богородски авыл җирлегендә. Узган юлгы кебек үк иҗтимагый кабул итү вәкилләре җыелганнарны депутатлыкка кандидатлар белән таныштырды, аннары язмача мөрәҗәгатьләр кабул итте. Ачыкланганча, богородскилыларны борчыган сораулар аз түгел иде. Мәсәлән, Гильдеево авылыннан яшь ана Эльмира Мәхмүтова балалар бакчасына кагылышлы мәсьәләне зур проблема дип саный.

- Богородски авыл җирлегендә 40 урынга исәпләнгән балалар бакчасы бар. Бу авария хәлендәге агач бина, аны 1981 елда сүтеп алып килеп монда салганнар. Аны ремонтлап булмый. Без балаларыбыз өчен куркабыз. Безгә, бу елда яңа балалар бакчасы төзибез, дип вәгъдә иттеләр. Ә хәзер проект туктатылган, финанслау юк, диләр... Без "Бердәм Россия" ярдәменә өметләнәбез.

Икенче бер яшь хатын-кыз Эльвира Әмирова алдан ук гаризасын язып килгән, ул җирле мәктәп укучыларының ата-аналары имзасын җыйган. Алар мәктәп автобусының бары тик 11 кешегә генә исәпләнүенә борчыла. Быел мәктәп автобусының пассажирлары саны шактый артты. Беренче Май, Камыш, Ильинка, Гильдеево авылларыннан Богородски мәктәбенә 48 бала укырга йөриячәк.

- Бездә беренче рейс 7 сәгать 20 минутта. Балаларга башкаларны алып килгәнче, дәрес башланганын ике сәгатькә якын көтәргә туры килә. Алар бик нык арый. Ә бит дәрестән соң аларны Питрәчкә яки Казанга түгәрәкләргә, секцияләргә алып барырга да кирәк... Без күбрәк балага исәпләнгән автобус сорыйбыз.

Көек авылында яшәүчеләр дә иҗтимагый кабул итүнең махсус бланкын тутырды. Регина Чугунова Салмачы һәм Казанны тоташтыручы юлда яктырткычлар булмавына кагылышлы үтенечен белдерде. Аның сүзләренә караганда, шуның аркасында анда күп кенә аварияләр булган, шул исәптән әлеге аварияләрдә үлүчеләр дә булган.

Мобиль иҗтимагый кабул итү координаторы Нина Катенева авыл халкына үтенечләренең депутатлар эшчәнлегенә тапшырылачагын әйтте. Моның өчен аларда махсус шартлар тудырылган. Кабул итүләр барлык кирәкле җайланмалар белән җиһазландырылган. Шул исәптән ноутбуклар белән, алар көн саен анда барлык үтенеч-гозерләрне кертә һәм Казанга, сайлау штабына җибәрә.

- Эшебез башланганнан бирле без үзебезнең сайлау округында барлыгы 161 үтенеч җыйдык, - ди Нина Катенева. - Авыл халкын юлларны яхшырту, аларны төзү, төзекләндерү, газ-су кертү, клубны ремонтлау мәсьәләләре борчый. Сезнең районда, мәсәлән, Дүрт Өйле авылында чишмәне төзекләндерү мәсьәләсен күтәрделәр, ә Колай авылында - җирле борынгы чиркәүне торгызу.

Бу көнне Богородскийдан барлыгы алты кеше депутатларга мөрәҗәгать итте. Кайберләре аларга берьюлы берничә үтенеч җиткерде.

- Проблемаларыбыз турында сөйләү мөмкинлегебез булуына без бик шат, - дип уртаклашты үзенең хисләре белән Көек авылында яшәүче Луиза Рәхмәтуллина. - Алар безгә ярдәм итә алырлык кешеләргә барып ирешәчәгенә өметләнәбез.

Бу көнне Иске Шигали авылында яшәүчеләргә дә мондый мөмкинлек бирелде. Искә төшерәбез, иҗтимагый кабул итүләр 26 августта Ленино-Кокушкинода һәм Татар Тау Илендә, 2 сентябрьдә Күн һәм Чыты авылларында үтәчәк. Питрәчтә мобиль кабул итү халык үтенечләрен 11 сентябрьдә кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса