Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Кемнең чыршысы яхшырак?

    Инде матур гадәткә кереп киткән традиция буенча, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан "Иң яхшы чыршы" бәйгесе игълан итә.


    Аңарда, башка еллардагы кебек, район үзәге оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре һәм район хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре башкарма комитетлары катнашачак.
    Бәйгедә чыршылар ике номинациядә бәяләнәчәк: "Район үзәгенең иң яхшы чыршысы" һәм "Иң яхшы авыл чыршысы".
    Таләпләр: торак пунктларда үзәк чыршы, Кыш бабай һәм Кар кызы, төрле җәнлекләр, шул исәптән, ел символы булу.
    Чыршы биеклеге бәяләмәсе: 3-5 метрлы - 2 балл; 6-10 метрлы - 4 балл; 10 метрдан биегрәге - 6 балл.
    Һәр бизәлгән кар фигурасы өчен 1 балл бирелә. 2 метрдан да ким булмаган Кыш бабай һәм Кар кызы фигуралары, 1,5 метрдан да ким булмаган җәнлек сыннары бәяләнә. Шулай ук чыршы уенчыкларына да бәя бирелә: уенчыклар (3 баллга кадәр), гирляндалар, иллюминацияләр (3 баллга кадәр), чыршы әйләнәсендә балалар өчен уен мәйданчыгын бизәү (5 баллга кадәр), иллюминациядән тыш территорияне яктырту (2 балл), боз тавы булу (3 балл), яңа ел чараларын үткәрү сыйфаты (11 баллга кадәр), терлекчелек тармагына йомгак ясау (5 балл), хуҗалык җитәкчесе һәм авыл җирлеге башлыгының халыкны бәйрәм белән котлауда катнашуы (2 балл), халыкның чыршыда актив катнашуы һәм кызыклы сценарий (2 балл).
    Ике номинациядә дә 1, 2, 3 нче урыннар өчен 5 мең, 4 мең,3 мең сум күләмендә премия тапшырылачак. Барлык хуплау призлары (өч урын) - 1әр мең сум.
    Комиссия 22 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр район үзәгендә һәм авылларга чыгып Яңа елга әзерлек һәм чаралар барышын карап чыгачак.
    Йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү - 2015 елның беренче ункөнлегендә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: