Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче мамабыз, әбиебез ЛЯГУШКИНА Анна Ивановнаны ихлас күңелдән 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

17 ноября 2022, 06:17

160

1

2

Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче мамабыз, әбиебез ЛЯГУШКИНА Анна Ивановнаны ихлас күңелдән 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Кадерлебез! Бүгенге матур бәйрәм көнеңдә тирән хөрмәт һәм рәхмәт сүзләребезне сиңа җиткерәсебез килә. Сиңа сәламәтлекнең ныгын, шатлыкларның иң зурысын, бәхетнең нурлысын, озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның, оныкларыңның куанычын телибез! Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез!
Алтын көздә алтын кеше булып,
Син тугансың якты дөньяга.
Без барыбыз бергә бик бәхетле,
Җирдә, мама, тик син булганда!

Иң изге, ак һәм пакъ теләкләр белән балаларың Светлана-Максим, Алиса-Валерий, оныкларың Даниил, Милана, Виолетта, Артём.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса