Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Шәле авылында яшәүче СӘЛАХИЕВА Гөлсинә Зәйнетдин кызының 12 июльдә 60 яшьлек юбилее.

11 июля 2018, 11:00

1184

0

0

Шәле авылында яшәүче СӘЛАХИЕВА Гөлсинә Зәйнетдин кызының 12 июльдә 60 яшьлек юбилее.

Гөлсинә апай, сине чын күңелдән 60 яшьлек юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа хәерле, бәрәкәтле, иманлы гомерләр, саулык-сәламәтлек, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, Гомәр җизни белән тигезлектә генә яшәвегезне телибез (Әмин).

Чәчләреңә чаллар кунса да,

Йөрәккәең изге күңелле.

Кочагыңа алып барыбызны

Сыйдырасың әнкәй шикелле.

Гомерләрең булсын озын,

Сабыр бул син, түземле.

Синнән үрнәк алыр өчен

Җирдә яшәү күңелле.

Авырлыклар килсә киңәшләрең

Яшәртә, дәртләндерә.

Аерма син, Ходаем, берүк безне,

Аерылышу җанны көйдерә.

Бер күрешеп сөйләшү үзе бәхет

Җир йөзендә син барга.

Туган көнең ел да кабатлансын,

Салма безне берүк утларга.

Иң изге теләкләр белән энең Әхәт, киленегез Әнисә, бу теләкләргә Шакировлар һәм Гилазиевлар гаиләләре дә кушылалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса