Татар Казысы авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз НӘБИУЛЛИН Фәйзрахман Габдрахман улын ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз.

Кадерле әтиебез! Син үз гомереңдә күпме авырлыклар күргәнсең, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, нык булып калгансың, әниебез белән тормыш корып, без, балаларыңа гомер биргәнсез. Безгә яхшы тәрбия бирүегез өчен сезгә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә әниебез белән бергә тигезлектә тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер кичерүегезне телибез. Сезгә балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп, аларның шатлыкларына сөенеп яшәргә насыйп итсен Ходай.
Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызларың, улларың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың.