Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Татар Тау Иле авылында яшәүче Сөнгатуллина Люция Рәшит кызына 18 августта 55 яшь тула.

18 августа 2018, 05:43

889

0

0

Татар Тау Иле авылында яшәүче Сөнгатуллина Люция Рәшит кызына 18 августта 55 яшь тула.

Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тормыш иптэшен Ильяс белэн бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Иң изге теләкләр белән Шакировлар, Сөнгатуллиннар һәм Уфа шәһәреннән Вәлиевлар гаиләсе.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса