Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Укучыларыбызга шигъри бүләк

Анастасия ДОЛГОВА

Питрәч

Алтын Урда

Алтын Урда халкын гомерләрдән

Туендырган казан учагы.

Халкын, холкын, гореф-гадәтләрен

Үз тирәли җыйган кочагы.

Шифа сулы чишмәләре белән

Болгар иле, җире булган бай.

Тирә-юньгә якты нурын сибеп

Манарада торган изге ай.

Кеше күңелләрен нурга күмгән

Ак муллалар мәчетләрендә.

Болгар ир-атлары, терәк булып,

Сафта торган ил читләрендә.

Көн күреше өчен һәр кешенең

Эш коралы булган иңендә.

Арыш, бодай, арпа үстерелгән

Уңдырышлы Болгар илендә.

Мишә суы ярсып ташыганда

Шаулап аккан Чулман елгасы

Итиль ярларына сарылып калган

Бурлакларның көчле авазы.

Кол Галинең - "Йосыф Зөләйха"сы

Чал тарихка барып тоташа.

Минтимер Шәймиев сукмак салды

Шул тарихка Казансу аша.

Таш гасырдан бирле бүгенгәчә

Сүнми, яна Казан утыбыз.

Тату-имин гомер сөреп ята

Күп милләтле Болгар йортыбыз.

×××

Кышта салкыннар аяусыз -

Мин төгәл беләм.

Нигә йөрәккә керергә

Җил-буран белән?

Хәтеремдә: керфекләрең

Акка бизәлгән.

Уйлый идем... яраларым

Инде төзәлгән:

Юлларымда очрадың да

Өстәп ут яктың;

Чал чәчләремне онытып,

Яшьлеккә кайттым.

Акыл белән фикер йөртсәң -

Бу дөрес түгел.

Нигә шулай дулкынланды

Тынгысыз күңел?

Йөрәк әллә адашканмы,

Белми чамасын?

Табиблар да таба алмый

Шифа-чарасын.

Киләчәккә бу йөрәктән

Нәрсә көтәргә?

Алыштырып булмас микән

Аны бүтәнгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса