Катнашу өчен алдан язылу кирәк
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан барлык теләүчеләрне сәнгать, төсләр һәм илһам дөньясына чумарга чакыралар. Мастер-класс профессиональ рәссам, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы һәм Кырым Республикасы рус рәссамнары берлеге әгъзасы Лиса Булюхина җитәкчелегендә узачак.
Аның эшләре табигатьне тирәнтен аңлау, нечкә колорит хисе һәм рус пейзаж традицияләренә ихлас мәхәббәт белән аерылып тора.
Барлык кирәкле материаллар оештыручылар тарафыннан бирелә. Катнашу өчен 8 (84367) 30-6-84 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.
Үткәрү урыны: Туган якны өйрәнү музее, Питрәч авылы, Советская ур., 8.