Моңа кадәр ул ТР Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасын башкарган иде
Фәрит Габделганиев ТР Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды. Тиешле карарны депутатлар республика парламентының 24 нче утырышында кабул итте.
Габделганиев сентябрьдә узган өстәмә сайлауларда ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Моңа кадәр ул ТР Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасын башкарган иде. Төбәк парламенты Рәисе вазифасына аны «Бердәм Россия» фракциясе тәкъдим итте.
Фәрит Габделганиев, депутатлар алдында чыгыш ясап, эшне республика парламенты ирешкән нәтиҗәләрне исәпкә алып дәвам итәргә әзер булуын белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан парламентаризмының гасырлык тарихында республикада Татарстанның алга таба үсешенең, аның социаль-икътисади уңышларының, гражданнар тынычлыгы һәм татулыгының җитди хокукый нигезе формалашкан.
«Татарстан – закон чыгаруда иң прогрессив системаларның берсе формалашкан регион. Безнең республикада кабул ителгән күп кенә законнар «модель» дип танылды һәм федераль хокукый актлар эшләү өчен нигез булды», – дип ассызыклады депутат.