Питрәчтә «Игелек ярминкәсе» узды
Җәмгыять

Питрәчтә «Игелек ярминкәсе» узды

Чара СВОда катнашучыларга ярдәм йөзеннән үткәрелде

19 сентябрь. Питрәч беренче мәктәбенең сату күргәзмәсе.
19 сентябрь. Питрәч беренче мәктәбенең сату күргәзмәсе.

Көзге хәйрия ярминкәсе район халкын бердәм рәвештә СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү теләге белән берләштерде. Аны уздыру көнендә Питрәч балалар шәһәрчеге мәйданы шау-гөр килеп торды, музыка һәм җырлар яңгырады. Сәүдә дә кызу барды, бирегә барысы да шуның өчен җыелды да инде.

Бу көнне ярминкәдә олылар да, балалар да сатып алучылар булды. Беренчеләре, үз эшләнмәләрен һәм продукциясен мактап, катнашучыларны чакырдылар. Өстәвенә, бар әйбер дә бик арзан иде. Сатып алучылар бал һәм тозлы ризыкларны, гөмбәләрне бик тиз сатып алып бетерделәр. Шул исәптән Питрәч авылының “Кояшкай” балалар бакчасы киштәсенә куелган әйберләрне дә.

– Күбесенчә, тозлы гөмбә сорыйлар, әмма аларны сатып бетердек инде, – дип сөйләде балалар бакчасы хезмәткәре Регина Исаева, ул башына бик матур тәкыя кигән иде.

Һәм, ул безнең игътибарны тоеп, аңлатма бирде:

– Әйе, минем костюм бик матур, без бик тырыштык.

Аның сүзләрен бакча тәрбиячесе Гөлнара Ибраһимова хуплады:

– Без барыбыз да шулай бәйрәмчә киендек, сатып алучыларны җәлеп итәр өчен, беркем дә безнең яннан буш кул белән үтеп китмәсен өчен.

Игелек ярминкәсе

Ассортимент

Чыннан да, сәүдә лотоклары яныннан бернәрсә дә алмыйча үтеп китеп булмый иде. Биредә шулай ук кулдан эшләнгән сувенирлар, камыр ризыклары һәм кондитер әйберләре сатып алырга мөмкин иде. Ә Питрәчтән пенсионер Луиза Госаметдинова бу ярминкәдә ике банка сырганак сатып алган.

– Бу сатып алуыма бик шатмын, элек үземнең сырганак бар иде, ә хәзер яшелчә бакчам юк. Шулай булгач, мондый ярминкәләр безгә бик кирәк. Мин барысын да карап чыктым, шул исәптән балаларны да: алар шундый рәхәтләнеп, шатланып үз эшләнмәләрен күрсәтәләр, тәкъдим итәләр. Бу бик күңелле һәм сөенечле. Бәяләр дә канәгатьләндерә.

Ярминкә кунаклары

Ярминкәгә шулай ук район башлыгы Рәис Сөләйманов белән Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская килде. Аның сүзләренә караганда, бу ярминкәдәге искиткеч атмосфера, гомуми күтәренке кәеф барысын бергә берләштерә: укучыларны да, ата-аналарны да, укытучыларны да.

Ә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Харитонова мондый ярминкәләрнең квартал саен СВОда катнашучылар гаиләләренә ярдәм кысаларында уздырылуы турында сөйләде. Һәр мәктәп аңа ата-аналар белән бергә әзерләнә, җыелган сумма гуманитар ярдәм булып СВО зонасына да җибәрелә. Һәм билгеләп үткәнчә, бу көнне шундый ук ярминкәләр Шәледә, Царевода, Көектә, Ленино-Кокушкинода да уздырылган, анда да кешеләр бу уртак эшкә теләп кушылган.

Нәтиҗә

Рәис Сөләйманов һәм Сәрия Сабурская ассортимент белән кызыксындылар, бәяләргә, сатучылар һәм сатып алучылар ролендә катнашучы балаларның кәефләренә сокландылар. Район башлыгы балалар белән аралашты, мәктәп һәм балалар бакчалары коллективларына актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде, чөнки мондый акцияләр ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итеп кенә калмыйча, үсеп килүче буында шәфкатьлелек хисе дә тәрбияли.

Барлык җыелган акчалар махсус хәрби операция зонасында катнашучы сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.