Кызлар һәм егетләр арасындагы биатлон буенча чираттагы район беренчелеге стадионда, наратлыкта узды.
Җиде командадан булган катнашучылар Питрәч ДОСААФ МО тарафыннан оештырылган Советлар Союзы Герое Василий Осипов исемендәге призны уйнатты.
Кызлар 3 километрлы дистанциядә (егетләр - 4,5 километрлыда) ике утлы чик белән ярыштылар.
Кызлар арасында җиңүчеләр һәм призерлар булып Алевтина Блаченова (Ленино-Кокушкино), Лия Хәсәнова (беренче мәктәп), Гөлшат Кашапова (Шәле) саналды.
Егетләр арасында - Нияз Сибагатов (Шәле), Рифат Гайнуллин, Альберт Мөхәметдинов (икесе дә Ленино-Кокушкинодан) җиңде.
Гомум команда исәбендә беренче урында - ленинококушкинолылар, икенчедә - шәлелеләр, өченчедә - беренче мәктәп. Алга таба урыннар алдагы тәртиптә бүленде: 4. Күн, 5. ФКАТ, 6. Татар Тау Иле, 7. Питрәч икенче мәктәбе.