Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

10 мең сум акча түләү өчен гаризалар кабул ителә башлады

Ул 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәр балаларга билгеләнә.

Питрәчлеләргә гаризаны 15 июльдән октябрь ахырына кадәр Дәүләт хезмәтләре порталында яки район үзәгендә урнашкан Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә тапшырырга кирәк. Ә уллыкка алучылар яки попечительләр моны офлайн режимда эшләргә тиеш.

Күп кенә мәктәп укучыларының ата-аналарына хәтта гариза тутырырга да кирәкми. Алар фондта булган мәгълүматлар буенча автомат рәвештә формалаштырылган һәм дәүләт хезмәтләре Порталында әти-әниләрнең шәхси кабинетларына җибәрелгән. Ата-аналарга барысын да тикшереп, алга таба эшкәртүгә ризалыгын расларга гына кала, - дип билгеләп үтте безнең районда клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Ирина Шлыкова.

Гариза бирүчеләр хисабына акчаны август аенда күчерә башлаячаклар.
Түләүләргә шулай ук төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса