13 яшьлек питрәчле танылган җырчы булырга хыяллана
Ул балачактан кечкенә адымнар белән зур максатына таба бара
Ильяс Зөбәеров алты яшеннән балалар сәнгать мәктәбенә йөри. Ул вокал белән шөгыльләнә, фортепианода уйный, сольфеджио, музыкаль әдәбият дәресләрен калдырмый. Моннан тыш, Казан филармониясендә зур ансамбль составында чыгыш ясый.
– Улымның туганда ук тавышы әйбәт иде. Бала тудыру йортында да җырчы булыр дип шаярттылар, – диде елмаеп Ильясның әнисе Гөлназ Вәдүтовна.
Ильяс өч яшендә балалар бакчасына йөри башлый, аның шул чакта ук һәрвакыт үзалдына нәрсәдер җырлап йөргәнен искә төшерде әнисе. Тәрбияче ярдәмчеләре аның беренче тамашачылары булган, алар аны алкышлап, кушылып җырлап һәрвакыт үсендереп торганнар, кирәк булса, сүзләрен әйтеп җибәргәннәр. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне төрле утренникларда иҗади номерларга җәлеп итәләр, Ильяс анда бик теләп катнашкан. Шул вакытта ук аның игътибар яратуы һәм тамашачыдан бөтенләй оялмавы аңлашылган.
– Аның беренче тапкыр сәхнәдә чыгыш ясаганда төшерелгән видеосы бар. Ул анда шундый кечкенә, район мәдәният йортында “Бииләр, итек, читекләр” җырын башкара. Мин куркыр, дип борчылдым, әмма ул югалып калмады, хәзерге кебек кулында микрофонын ышанычлы тотып рәхәтләнеп җырлады. Ул төрле популяр конкурслар һәм фестивальләр лауреаты булды. Икенче урын алса да күңелсезләнми, аның өчен иң мөһиме – катнашу һәм уңай кичерешләр, – дип уртаклашты әнисе.
Алты яшеннән Ильясны сәнгать мәктәбенә вокалга яздыралар, анда малай бүгенге көнгә кадәр йөри, аның укытучысы Ринат Гыйләҗев. Аның репертуарында хәзер төрле телләрдә татар, рус һәм хәтта башкорт җырлары да бар.
– Сәләтле, тәрбияле, тырыш, ул барлык район чараларында катнаша, – диде аның турында Питрәч сәнгать мәктәбе җитәкчесе Гүзәл Моисеева. – Безнең чыгарылыш укучылары арасында ГИТИСта, мәдәният институтында белем алучылар да бар. Ильясны да профессиональ сәхнәдә күрергә теләр идем. Моның өчен аның таланты, тышкы кыяфәте, тавышы бар, – дип билгеләп үтте Гүзәл Илфатовна.
Ул Питрәч беренче мәктәбенең җиденче сыйныфында укый. Укуын яраткан шөгыле белән бергә алып бара. Башлангыч сыйныфларда отличник, уртанчы сыйныфларда ударник була. Әти-әнисе аннан һәр җирдә беренче булуны таләп итми. Иң мөһиме, улларының тормышта үз юлын табуын телиләр. Ул җырчы карьерасы турында хыяллана, шулай ук аны программист һөнәре дә кызыксындыра.
– Мин җырларга яратам, чөнки бу минем хобби һәм бөтен буш вакытымны музыкага багышлыйм. Шуның аркасында күп кенә танылган артистлар белән таныштым. Минем өчен иң зур бүләк “Йолдызлык”та беренче урын һәм “Питрәч йолдызчыгы”нда Гран-при булды, – дип уртаклашты яшь җырчы.
Ял көннәрендә ул Шәледә һәм Олан Илендә яшәүче әби-бабаларына кунакка кайтырга ярата, яки әти-әнисе белән Казанга күңел ачу уен мәйданчыкларына бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia