18 яшькә кадәрге балалар Татарстанның 10 музеена бушлай керә алачак
Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
2022 елның 31 декабрьгә кадәр 18 яшькә кадәрге балалар ата-аналары озатуында (1 бала һәм 1 озата баручы) ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы музейлар һәм музей-тыюлыкларга бушлай керә алачак.
Биредә түбәндәге музейлар хакында сүз бара:
. «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы;
. Биләр дәүләт тарихи-археология һәм табигать музей-тыюлыгы;
. Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы;
. «Зөя утрау-шәһәрлеге» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы;
. Татарстан Республикасы Милли музее;
. Менделеевск шәһәренең туган якны өйрәнү музее;
. Галия Кайбицкая музее;
. Татарстан Республикасының Актаныш районы туган якны өйрәнү музее;
. Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы;
. Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа