Спорт

Мини-футбол буенча район чемпионаты финалистлары билгеле

Икенче финалистны билгеләү өчен пенальти үткәрергә туры килде

Фото: © Илшат Гайсаров
Фото: © Илшат Гайсаров

Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча 2025-2026 елгы район чемпионатында икенче финалист билгеләнде.

«Ред Булл» һәм «Илай» командаларына өч уенны да үткәрергә туры килде, чөнки плей-офф стадиясендә парның җиңүчесе ике җиңү суммасы буенча билгеләнә.

Беренче уенда питрәчлеләр 5:2 исәбе белән җиңүгә ирештеләр, икенчесендә шәлелеләр 4:2 исәбе белән оттылар.

Хәлиткеч өченче уен бик киеренке, каты көрәштә үтте. Исәпне «Илай» ачты, аннары ике тапкыр питрәчлеләр туп кертте, ә матч ахырында шәлелеләр исәпне тигезли алды — 2:2. Җиңүчене билгеләү өчен матчтан соң пенальти үткәрергә туры килде, аны питрәчлеләр төгәлрәк үтәде һәм мөһим җиңү яулады.

Өчен урын өчен «Илай» һәм «Балтика» уйнаячак, ә район чемпионы исеме өчен «Виктория» һәм «Ред Булл» көрәшәчәк.


спорт Сәламәт яшәү рәвеше