2018 елда Православие бәйрәмнәре
7 январь - Рождество. Ходайыбыз Иисус Христос туган көн.
14 январь - Ходайыбыз Иисус Христос киселгән көн.
19 январь - Качману (Крещение). Ходайыбыз Иисус Христос чумылган көн.
15 февраль - Сретение. Ходайыбыз Иисус Христосны тугачтын кырыгынчы көнне келәү өендә каршы алган көн.
18 февраль - Пручти. Кичерешү көне.
1 апрель - Бәрмәнчек. Ходайыбыз Иисус Христосның зурлык белән Иерусалимга кергән көне.
7 апрель - Благовещение. Изге Кыз Марияга пәриштә изге хәбәр әйткән көн.
8 апрель - Пасха. Олы көн. Ходайыбыз Иисус Христос үлгәннән терелеп торган көн.
17 май - Вознесение. Ходайыбыз Иисус Христос күккә күтәрелгән көн.
22 май - Язгы Микула. Кодрәтләр кылучы Изге Николайның тәнен Бар каласына күчергән көн.
27 май - Тройсын. Апостолларга Святый Тын иңгән көн.
28 май - Святый Тын көне (Духов день).
7 июль - Чумылдыручы Изге Иоанн пагәмбәр туган көн.
9 июль - Алла Анасының Тихвин иконасын зурлау көне.
12 июль - Питрау. Изге апостоллар Петр белән Павелны искә алган көн.
21 июль - Казанский. Алла Анасы Изге Марияның Казан каласында төсе табылган көн.
2 август - Элҗен. Илья пагәмбәрне искә алу көне.
9 август - Савыктыручы Изге Пантелеймонны искә алу көне.
14 август - Беренче Спас. Ару Качны халыкка чыгарган көн.
19 август - Урта Спас. Ходайыбыз Иисус Христос яктырылган көн.
28 август - Алланы тудырган Изге Кыз Мария бу дөньядан күчкән көн.
29 август - Өченче Спас. Ходайыбызның кодрәт белән төшерелгән төсен Константинополь каласына күчергән көн.
11 сентябрь - Чумылдыручы Иоанн пагәмбәрнең башы киселгән көн.
14 сентябрь - Симән көн. Изге Симеонн Столпникны искә алу көне.
21 сентябрь - Алла Анасы Изге Кыз Мария туган көн.
27 сентябрь - Ходайыбыз Иисус Христос кадакланган Ару Качны торгызган көн.
14 октябрь - Покрау. Алла Анасы Изге Кыз Марияның бөркәве көне.
4 ноябрь - Көзге Казанский. Алла Анасы Мәскәү каласын дошман халыклардан коткарган көн. Бердәмлек көне.
14 ноябрь - Көҗмә Демиян. Бушлай савыктыручылар Косьма һәм Дамианны искә алу көне.
21 ноябрь - Микайлу. Пәриштәләр башлыгы Архангел Михаилны искә алу көне.
4 декабрь - Алла Анасы Изге Кыз Мария келәү өенә кергән көн.
19 декабрь - Кышкы Микула. Кодрәтләр кылучы изге Николайны искә алу көне.
Озын уразалар:
19.02-7.04 - Олы ураза
4.06-11.07 - Питрау уразасы
14.08-27.08 - Успение уразасы
28.11.2018-06.01.2019 - Рождество уразасы
Үлеләрне искә алу көннәре:
10 февраль
3, 10, 17 март
17 апрель
9, 26 май
3 ноябрь
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа