Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2023 елда Питрәч районында 23 территория төзекләндереләчәк

Бу 2022 нче елга караганда дүрт ишегалдына күбрәк

Киләсе елда Питрәч районында "Безнең ишегалды" президент программасы буенча 23 территорияне төзекләндерү планлаштырылган.

Питрәчтә ремонт 9 ишегалдында узачак, Кощак авылында - 12, берешәр - Ленино-Кокушкино һәм Колай авылларында.

Хәзер авылларда халык җыеннары уза. Питрәч халкы үзләренең теләкләрен җиткерде: алар парковкалар һәм балалар мәйданчыклары күрергә тели. Шулай ук иске агачларны кисү һәм йорт яны территорияләрендә яшелләндерү турында да сораулар яңгырады.

Территорияләрнең бер өлеше комплекслы рәвештә ремонтланачак, ягъни ишегалдын төзекләндерү һәм йортны капиталь ремонтлауга кагылачак. Якындагы халык җыеннары 17,18, 19 һәм 20 октябрьдә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса