Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

2023 елга дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календаре

Мөселман һәм православие бәйрәмнәре

2023 елга дини бәйрәмнәр

Мөселман бәйрәмнәре

Бу Һиҗри буенча 1444-1445 еллар була.

23 гыйнвар – 1 нче Раҗәб;
26нан 27 гыйнварга – 4нән 5нче Раҗәбкә – Рәгаиб кичәсе;
17нән 18 февральгә – 26нан 27нче Раҗәбкә – Мигъраҗ кичәсе;
21 февраль – 1 нче Шәгъбан;
6нан 7 мартка – 14нән 15нче Шәгъбангә – Бәраәт кичәсе;
23 март – 1 нче Рамазан – Рамазан ае башлану;
17нән 18 апрельгә – 26нан 27нче Рамазанга – Кадер кичәсе;
21 апрель – 1 нче Шәүвәл – Ураза гаете;
21 май – 1 нче Зөлкагъдә
19 июнь – 1 нче Зөлхиҗҗә;
27 июнь – 9 нчы Зөлхиҗҗә – Гарәфә көне;
28 июнь – 10 нчы Зөлхиҗҗә – Корбан гаете;
27 июнь – 1 июль – 9-13 Зөлхиҗҗә – Тәкъбир әт-Тәшрик көннәре;
19 июль – 1 нче Мөхәррәм, Һиҗри буенча 1445 ел башы;
28 июль – 10 нчы Мөхәррәм – Гашура көне;
17 август – 1 нче Сәфәр;
16 сентябрь – 1 нче Рабигыль-әүвәл;
26нан 27 сентябрьгә – 11нән 12нче Рабигыль-әүвәлгә – Мәүлид Ән-Нәби;
16 октябрь – 1нче Рабигыль-ахыр;
15 ноябрь – 1 нче Җөмәдәл-әүвәл;
14 декабрь – 1 нче Җөмәдәл-ахыр.


Православие бәйрәмнәре

7 январь – Рождество. Ходайыбыз Иисус Христос туган көн;
14 январь – Ходайыбыз Иисус Христос киселгән көн;
19 январь – Качману (Крещение) Ходайыбыз Иисус Христос чумылган көн;
15 февраль – Сретение. Ходайыбыз Иисус Христосны тугачтын кырыгынчы көнне келәү өендә каршы алган көн;
26 февраль – Пручти. Кичерешү көне;
7 апрель – Благовещение. Изге Кыз Марияга пәриштә изге хәбәр әйткән көн;
9 апрель – Бәрмәнчек. Ходайыбыз Иисус Христосның зурлык белән Иерусалимга кергән көне;
16 апрель – Пасха. Олы көн. Ходаебыз Иисус Христосның үлганнан терелеп торган көне;
22 май – Язгы Микула. Кодрәтләр кылучы Изге Николайның тәнен Бар каласына күчергән көн;
25 май – Вознесение. Ходайыбыз Иисус Христос күккә күтәрелгән көн;
4 июнь – Тройсын. Апостолларга Святый Тын иңгән көн;
5 июнь – Святый Тын көне;
7 июль – Чумылдыручы Изге Иоанн пагамбәр туган көн;
9 июль – Алла Анасының Тихвин иконасын зурлау көне;
12 июль – Питрау. Изге апостоллар Петр белән Павелны искә алган көн;
21 июль – Казанский. Алла Анасы Изге Марияның Казан каласында төсе табылган көн;
2 август – Элҗен. Илья пагамбәрне искә алу көне;
9 август – Савыктыручы Изге Пантелеймонны искә алу көне;
14 август – Беренче Спас. Ару Качны халыкка чыгарган көн;
19 август – Урта Спас. Ходайыбыз Иисус Христос яктырылган көн;
28 август – Алланы тудырган Изге Кыз Мария бу дөньядан күчкән көн;
29 август – Өченче Спас. Ходайыбызның кодрәт белән төшерелгән төсен Константинополь каласына күчергән көн;
11 сентябрь – Чумылдыручы Иоанн пагамбәрнең башы киселгән көн;
14 сентябрь – Симән көн. Изге Симеон Столпникны искә алу көне;
21 сентябрь – Алла Анасы Изге Кыз Мария туган көн;
27 сентябрь – Ходайыбыз Иисус Христос кадакланган Ару Качны торгызган көн;
14 октябрь – Покрау. Алла Анасы Изге Кыз Марияның бөркәве көне;
4 ноябрь – Көзге Казанский. Алла Анасы Мәскәү каласын дошман халыклардан коткарган көн. Бердәмлек көне;
14 ноябрь – Көҗмә Демиян. Бушлай савыктыручылар Косьма һәм Дамианны искә алу көне;
21 ноябрь – Микайлу. Пәриштәләр башлыгы Архангел Михаилны искә алу көне;
4 декабрь – Алла Анасы Изге Кыз Мария келәү өенә кергән көн;
19 декабрь – Кышкы Микула. Кодрәтләр кылучы изге Николайны искә алу көне.

* * *
Озын уразалар
27.02-15.04 – Олы ураза;
12.06- 11.07 – Питрау уразасы;
14.08-27.08 – Успение уразасы;
28.11.2023-06.01.2024 – Рождество уразасы.

Үлеләрне искә алу көннәре:
18 февраль, 11, 18, 25 март, 25 апрель, 9 май, 3 июнь, 7 октябрь, 4 ноябрь.

Тоташ седмицалар (бу атнада среда һәм пятница ураза тотылмый):
8-17 январь – Нардуган атнасы;
6-12 февраль – Мытарь һәм Фарисей атнасы;
20-26 февраль – Май чабу;
17-23 апрель – Олы көн атнасы;
5-11 июнь – Тройсын атнасы;
Һәр атнаның среда һәм пятницасы – ураза көннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса