Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2024 елда Православие бәйрәмнәре

Үзегезгә саклап куярга онытмагыз!

7 январь – Рождество. Ходайыбыз Иисус Христос туган көн
14 январь – Ходайыбыз Иисус Христос киселгән көн
19 январь – Качману (Крещение). Ходайыбыз Иисус Христос чумылган көн
15 февраль – Сретение. Ходайыбыз Иисус Христосны тугачтын кырыгынчы көнне келәү өендә каршы алган көн
17 март – Пручти. Кичерешү көне
7 апрель – Благовещение. Изге Кыз Марияга пәриштә изге хәбәр әйткән көн
28 апрель – Бәрмәнчек. Ходайыбыз Иисус Христосның зурлык белән Иерусалимга кергән көне
5 май – Пасха. Олы көн. Ходаебыз Иисус Христосның үлгәннән терелеп торган көне
22 май
 – Язгы Микула. Кодрәтләр кылучы Изге Николайның тәнен Бар каласына күчергән көн
13 июнь – Вознесение. Ходайыбыз Иисус Христос күккә күтәрелгән көн
23 июнь – Тройсын. Апостолларга Святый Тын иңгән көн
24 июнь – Святый Тын көне
7 июль – Чумылдыручы Изге Иоанн пагамбәр туган көн
9 июль – Алла Анасының Тихвин иконасын зурлау көне
12 июль – Питрау. Изге апостоллар Петр белән Павелны искә алган көн
21 июль – Казанский. Алла Анасы Изге Марияның Казан каласында төсе табылган көн
2 август – Элҗен. Илья пагамбәрне искә алу көне
9 август – Савыктыручы Изге Пантелеймонны искә алу көне
14 август – Беренче Спас. Ару Качны халыкка чыгарган көн
19 август – Урта Спас. Ходайыбыз Иисус Христос яктырылган көн
28 август – Алланы тудырган Изге Кыз Мария бу дөньядан күчкән көн
29 август – Өченче Спас. Ходайыбызның кодрәт белән төшерелгән төсен Константинополь каласына күчергән көн
11 сентябрь – Чумылдыручы Иоанн пагамбәрнең башы киселгән көн
14 сентябрь – Симән көн. Изге Симеон Столпникны искә алу көне
21 сентябрь – Алла Анасы Изге Кыз Мария туган көн
27 сентябрь – Ходайыбыз Иисус Христос кадакланган Ару Качны торгызган көн
14 октябрь – Покрау. Алла Анасы Изге Кыз Марияның бөркәве көне
4 ноябрь – Көзге Казанский. Алла Анасы Мәскәү каласын дошман халыклардан коткарган көн. Бердәмлек көне
14 ноябрь – Көҗмә Демиян. Бушлай савыктыручылар Косьма һәм Дамианны искә алу көне
21 ноябрь – Микайлу. Пәриштәләр башлыгы Архангел Михаилны искә алу көне
4 декабрь – Алла Анасы Изге Кыз Мария келәү өенә кергән көн
19 декабрь – Кышкы Микула. Кодрәтләр кылучы изге Николайны искә алу көне

***

Озын уразалар

18.03 - 4.05 – Олы ураза

1.07 - 11.07 – Питрау уразасы

14.08 - 27.08 – Успение уразасы

28.11.2023 - 06.01.2024 – Рождество уразасы

Үлеләрне искә алу көннәре:

9, 30 март, 13 апрель, 9, 14 май, 22 июнь, 30 октябрь, 2 ноябрь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса