"Ак барс-Питрәч"тә авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләрен һәм белгечләрен бүләкләделәр
Җәмгыять

"Ак барс-Питрәч"тә авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләрен һәм белгечләрен бүләкләделәр

Җыелышта шулай ук соңгы өч ай нәтиҗәләре буенча иң яхшы хезмәткәрләрне дә игълан иттеләр.

«Ак барс» кошчылык комплексында быел үзләренең юбилей даталарын – 50, 55, 60, 65 яшьлекләрен билгеләп үтүче хезмәткәрләрне тантаналы рәвештә хөрмәтләделәр.

Кош эшкәртүче Раушан Фәсхетдиновка «Ак Барс «Холдинг компаниясе» АҖ медале тапшырылды.
«Ак Барс «Холдинг компаниясе»нең көмеш күкрәк билгесенә өлкән эколог Мансур Нуриев лаек булды.
Беренче класслы автомобиль йөртүче Габделбарый Шәрәфиев Рәхмәт хаты, ә су алу станциясе операторы Фәнис Әхмәтшин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Кош эшкәртүче Рәисә Мөхәммәтҗановага Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Баш энергетик Рәис Мирзаҗанов, кошчы Нурфия Яруллина, беренче класслы тракторчылар Константин Кунакбаев һәм Сергей Батурин, слесарь-сантехник Евгений Трофимов һәм су алу станциясе операторы Илһам Хөсәенов «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖнең Питрәч җитештерү мәйданчыгыннан Мактау грамотасы алдылар.

Җыелышта шулай ук соңгы өч ай нәтиҗәләре буенча иң яхшы хезмәткәрләрне дә игълан иттеләр.

Июнь аенда - КНС һәм сантехника операторы Виктор Чихирев, сугым цехы кош эшкәртүчесе Светлана Насыйрова, ашханә пешекчесе Наталья Шаблонова. Май аенда – бройлер цехының 4 нче бүлекчәсе кошчысы Андрей Михайлов, котельный ХВО аппаратчысы Гөлсинә Шиһапова, куркынычсызлык хезмәте табельщигы Лариса Цепелева.
Апрель аенда бройлер цехының 2 нче бүлекчәсе кошчысы Юрий Никоноров, үзәк ремонт остаханәсе җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер Николай Антонов, биналарны әзерләү цехының җитештерү биналарын юучы Булат Исмәгыйлев.