Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Акчаны апасына күчергән, ә ул мошенникларга күчкән

Питрәч авылында яшәүче хатын-кызны ватсап мессенджеры аша алдаганнар һәм акчасын урлаганнар.

1971 елда туган хатын-кызга башка шәһәрдән апасыннан смс-хәбәр килә, ул акча күчерүен сорый һәм бер атнадан соң аны кире кайтарырга вәгъдә итә. Бернәрсәдән дә шикләнмичә, ул туганына 75 мең сум акча күчерә. Хәбәрләр моның белән генә бетми, тагын 30 мең сум сорыйлар. Шул чакта аралашуга чын апасы  кушыла һәм акча күчермәскә әйтә. Аның профилен мошенниклар ачкан булып чыга.

– Ватсапны шулай ачу белән без беренче тапкыр очраштык, –  дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча тикшерү бүлеге башлыгы Азат Хәбибрахманов. –  Әгәр мондый хәбәрләр килә икән, кешегә шалтыратып, ул чыннан да акча сорыймы-юкмы икәнен тикшерергә кирәк. Мондый хәлләргә юлыкмас өчен, беркайчан да шикле сылтамаларга басмагыз, мессенджерыгызның куар-кодын чит кешегә тапшырмагыз, – дип искә төшерде иминлек чаралары турында Азат Марсович.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса