Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Алар туган авыллары язмышына битараф түгел

Күн җирлегендә яшәүчеләр үз авылларын һәрвакыт кайгыртып тора, килеп туган проблемаларны да бергәләп хәл итәләр. Аларның ярдәмчел, юмарт булулары, тырышлыклары аркасында монда юллар салына, мәчет төзекләндерелә, чишмә ремонтланды. Шулай ук бишенче ел рәттән авыл халкы үзара салым буенча республика программасында актив катнаша.

- Быел үзара салым программасы буенча 365 мең сум акча җыйдык, республика ярдәме белән исәпләсәк, ике миллионга якын чыга. Узган ел сумма азрак иде, ул вакытта төп басым урамнарны яктыртуга һәм урам юлларын ремонтлауга ясалды, - диде авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһауов. - Халык бу программаның туган авылларын төзекләндерү өчен кирәк булуын аңлый һәм читтә калмый. Өстәвенә, нәтиҗәләр күз алдында, барысы да җирлекнең үсеш алуын, матураюын күрә.
Быел иң озын урам - Кави Шакиров урамындагф юлны (ике километр) ремонтлауны дәвам иттек. Узган ел юлның артысыннан күбрәгендә вак таш җәйгән идек, быел биш йөз метрга якын арада эш башкарылачак, һәм шуның кадәр үк калачак. Ә Әлбәден авылында Колхозная һәм Озерная урамнарында шулай ук юлларны ремонтларга кирәк булачак.
Урамнарны яктырту турында да онытмыйбыз. Быел Күндә тыкрыкларда ут баганаларына егерме алты фонарь эленде, Сабантуй бәйрәме үткәрелә торган урынга электр үткәрелде, моның өчен унике тимер-бетон багана утырттылар. Элек яктырту, электр приборлары өчен электр кабеле сузарга туры килә иде, хәзер бик җайлы һәм куркынычсыз да.
Кызыл Яшьләр авылында чишмәгә 220 метр полиэтилен торбалар үткәрделәр, тиздән биредә су белән тәэмин итү эшләре төгәлләнәчәк.
Мәчеткә тапшырылган сәдака акчалары белән без мәчет стеналарын пеноплекс белән җылыта һәм металл сайдинг белән тышлый башладык, бинаның алгы ягы инде әзер, шушы көннәрдә икенче яртысын да төгәлләячәкбез. Төзелеш-монтаж эшләре барышында ярдәм итүчеләргә без бик рәхмәтле. Бу акчаларга шулай ук Изгеләр чишмәсенә илтүче юлга да (Советская урамы буенча) вак таш җәячәкбез, бу кешеләр елның теләсә кайсы вакытында җәяүме ул, машина беләнме, чишмә янына каршылыкларсыз барып, су ала алсын өчен эшләнелә.
Киләсе елда илебезне зур бәйрәм – совет халкының фашистлар Германиясен Җиңүенә 75 ел тулу көтә. Безнең җирлек территориясендә якташыбыз, Советлар Союзы Герое Петр Гавриловка багышланган өч һәйкәл, бюст һәм ике стела бар.
Мәдәният йорты янындагы һәйкәл күптән, 1975 елда төзелгән. Без бу урында яңа, заманча һәйкәл төзибез, монда эшләр башланды инде. Аның территориясендә брусчатка җәячәкбез. Бөек Ватан сугышы елларында, Ватанны саклаганда, Күннән һәм Кызыл Яшьләр авылларыннан барлыгы 176 кеше һәлак булган, аларның исемнәре мәрмәр тактада язылачак. Яңа һәйкәлне бер айдан ачарга планлаштырабыз. Ә элеккеге Гаврилов исемендәге колхоз конторасыннан Герой бюстын легендар якташыбыз исемен йөртә торган мәктәпкә күчерәбез, - дип яңалыклары белән уртаклашты Ри
фгать Баһауов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса