Питрәчтә 29 июльдә түләүсез юридик ярдәм көне узачак
Җәмгыять

Питрәчтә 29 июльдә түләүсез юридик ярдәм көне узачак

Алдан язылырга кирәк.

Питрәч районында 29 июльдә халыкка түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү буенча акция узачак. Чара район хакимияте бинасында 10:00дән 12:00гә кадәр узачак. Адрес: Питрәч авылы, Советская урамы, 18 йорт. 

Гражданнарны кабул итүне «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ республиканың әйдәүче министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә оештыра. Үз консультацияләрен ТР Прокуратурасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге, Росреестр идарәсе, ФССП Баш идарәсе, ТР Нотариаль һәм Адвокатлар палаталары вәкилләре бирәчәк. 

Алдан язылу мәҗбүри. Язылу өчен телефон: 8 (84367) 30016.