Район делегациясе «Безнең йорт — Татарстан» фестиваленең гала-концертында булды
Мәдәният

Район делегациясе «Безнең йорт — Татарстан» фестиваленең гала-концертында булды

Бу хакта район мәдәният бүлеге хәбәр итә

Фото: Культура. Пестрецы
Фото: Культура. Пестрецы

Питрәч муниципаль районы делегациясе «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең тантаналы гала-концертында катнашты.

Чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының тарихи сәхнәсендә узды.

Артистларга һәм тамашачыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, республика кыйммәтләре нигезендә һәр халыкның теленә һәм мәдәниятенә хөрмәт ята, ә бердәмлек хәзерге шартларда аеруча мөһим.

Залда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар да бар иде.