Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апрель аеннан ЮХИДИ штрафлары турында хәбәрнамәләр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында барлыкка килә башлаячак

Бу хакта ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин хәбәр итте.

ТР ЮХИДИ һәм РФ ЮХИДИ мәгълүматлар базасын интеграцияләү үткәрелде. ТР Дәүләт хезмәтләре порталы бүген штрафлар турында мәгълүмат ала. Аларны тикшерү өчен мобиль кушымтага яки дәүләт хезмәтләре порталы сайтына керергә кирәк. Анда штраф барлыкка киләчәк, аны 50% ташлама белән түләргә мөмкин», - диде ул.

Яңа штрафлар турындагы мәгълүматны әлегә кулдан тикшерергә кирәк. Хәбәрнамәләр апрельдән килә башлаячак.

Икенче өлеш - штраф салынуы турында хәбәр. Бу эшне март ахырына кадәр төгәлләргә уйлыйбыз, штрафлар турында кешеләр вакытында хәбәр алсын өчен тулы сервис булачак», - дип ассызыклады башлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса