Атна ахырына Татарстанда көндез +18 градуска кадәр суыта
Җәмгыять

Атна ахырына Татарстанда көндез +18 градуска кадәр суыта

ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча

Татарстанда көзнең беренче көнендә кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Көндез – +26 градуска, ә республиканың көнчыгышында +29 градуска кадәр җылыначак. 

ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, 2 һәм 3 сентябрьдә республикада һава торышы тотрыксыз булачак. Циклон һәм аның атмосфера фронтлары йогынтысында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Һава температурасы төшәчәк. 2 сентябрь төнендә – +12, көндез +19 градуска кадәр булачак. Шимбә көнне, 3 сентябрь, төнлә Татарстанда һава температурасы – максимум +8, көндез максимум +18 градус тәшкил итәчәк. 

6 сентябрьгә кадәр Татарстан урманнарында гадәттән тыш янгын куркынычы саклана.