Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Августның соңгы көннәрендә һава торышы нинди булачагын фаразладылар

Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Республикада берничә атна буе көннәрнең эссе торуы, явым-төшемнең булмавы сәбәпле, хәтәр күренеш – «атмосферада корылык» күзәтелә. Шуңа күрә республикада урманнарга янгын куркынычы яный. 

Синоптиклар августка хас булмаган эсселек һәм корылыкны аз хәрәкәтчән циклон белән аңлата. Көн дәвамында һава +30…+32 градуска кадәр кыза, тәүлеклек уртача температура – нормадан 7–8 градуска югары. Ялларда да һава торышында үзгәрешләр көтелми. Шимбә, якшәмбе – 27–28 августта көндез +29…+34, төнлә +10…+15 градус. Яңгыр юк.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразларына караганда, киләсе атна башында  – 29 августта термометрның терекөмеш баганасы шул ук +29…+34 градусны күрсәтәчәк. 30 августта да эссе булачак. Кайбер районнарда зарыгып көтелгән яңгыр яварга мөмкин.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса