Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Авылдашларыма ярдәм итә алуыма шатмын“

Көтелмәгән бәхетсезлек килеп чыкканда, иминләштерү буенча компенсация алу артыннан йөрү бик мәшәкатьле. Чөнки моның өчен кәгазьләр җыярга, каядыр барырга, кемгәдер нәрсәдер расларга кирәк.

Мондый очракларда янәшәңдә ярдәм итә алырлык ышанычлы кешең - иминиятләштрү агенты булуы яхшы. Бүген әлеге хезмәт кешеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Безнең районда иминият компанияләре аз түгел. Аларның берсе, Питрәч "Росгосстрах" ҖАҖ ИК агентлыгында менә инде 20 ел Күн авылында яшәүче Рәвзия Касыйм кызы Шәрипова эшли.

Ул Чистайда туа, шунда ук үсә, укый. Ә аннары безнең районнан яхшы егет Рәдиф белән таныша. Һәм, тирәнтен уйлап, зур булмаган Питрәч авылына күчә, хәзерге вакытта да анда яши. Биредә Рәвзия Касыймовна эш таба - яшь хатын-кызны авыл советына бухгалтер итеп эшкә алалар. Сүз уңаеннан, аның ире, берничә ел Күн авыл җирлеге рәисе була. Бу урында ул 9 еллык хезмәт стажы дәверендә, күп нәрсәгә өйрәнә һәм коллективы, үзенең "карамагындагы" кешеләр белән дә - цифрлар, саннар, исәп-хисап эшләре белән дә уртак тел таба. Әмма кайчагында яшәү рәвешен алыштырырга туры килә. Һәм язмыш аны Күндә иминият агенты булган Сәвия Низамовна белән таныштыра. Ул Рәвзиягә беренче һөнәри серләрен ача, нечкәлекләре белән таныштыра, тормышларында кинәт бәла килеп чыккан очракта, авылдашларына ярдәм итәргә өйрәтә. Һәм остазына лаеклы ялга китәргә вакыт җиткәч, Рәвзия Касыймовна ышанычлы рәвештә аның урынын ала.

- Иминият агенты эше миңа шунысы белән ошады да инде, мин бу урында үземә, үз сүзләремә һәм вәгъдәләремә, ярдәм итә алуыма ышана алам. Шуңа күрә миңа кешеләр дә ышана, - ди хатын-кыз. - Кемгәдер минем эш авыр булып тоелырга мөмкин, аның бит үзенчәлекле яклары бар. Әмма, чынлыкта исә, безнең өчен иң мөһиме - кешеләр белән уртак тел таба белү, ә кемгәдер чын күңелдән ярдәм итә телисең икән - бу авыр түгел. Мине авылда күптәннән беләләр, берәр нәрсә кирәк булганда, мөрәҗәгать итәләр. Тәкъдимнәр бездә күп.

Күндә, үзенең участогында агент 500 кешене колачлый, күпләргә инде табышка килергә туры килә. Кызганыч, янгыннар, давыллар һәм башка бәхетсезлекләр булгалый. Быел менә инде күптән түгел, язын, милекләрен юкка чыгарган янгын чыгу сәбәпле, зыян күрүчеләр үз түләүләрен алды. Хәзер үзен иминләштерергә теләүче кешеләр саны елдан-ел арта.

- Рәвзия Касыймовна турында яхшы сүзләр генә әйтә алам, - дип ассызыклый район агентлыгы башлыгы Геннадий Любов. - Аны күптәннән һәм уңай яктан гына беләм. Ул җаваплы, ышанычлы, төпле, бик әдәпле кеше. Планнарны да һәрвакыт үти, яшьләрне дә өйрәтә - башка агентлар өчен үрнәк булып тора, ял көннәрне дә, берәр җиргә киткәндә дә, эше турында онытмый. Һәрчак кешегә консультация, киңәш бирергә әзер. Юкка гына аның казанышлары бүләкләр, рәхмәт хатлары белән билгеләнмәде. Моннан тыш, ул авылда хөрмәтле кеше, өстәвенә, актив та әле, аны һәрвакыт җәмәгать эшләренә - сайлауларга, халык санын исәпкә алуга җәлеп итәләр. Һәм ул мондый эшләрдә берәүгә дә каршы килми. Менә узган ел да Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуда катнашты.

Ире белән бергә питрәчле ике бала, ул һәм кыз үстерәләр, алар икесе дә югары белем алалар, шулай ук хөрмәтле кешеләр булалар. Әниләрен максатына ирешүендә, сайлаган һөнәренә тугры булуында һәрвакыт хуплыйлар. Хәер, иминият агенты беркайчан да бер урында гына утырмый, һәрвакыт юлда һәм эштә. Аның каравы, ул, үз эшен яхшы башкарып, кешеләргә файда китерә. Һәм аның өчен бу һәрвакыт мөһим булган һәм шулай булып кала да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса