Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәм ялларында питрәчлеләрдән чүп-чар чыгарылмавы турындагы үтенечләр күп булды

Нишләп мондый хәл килеп туган соң? Без моның сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен ачыкларга тырыштык.

Шәхси йортларда яшәүчеләр чүпчар пакетларын график буенча алып китмәүләренә яки бөтенләй дә алып китмәүләреннән зарлана. Берничә көн рәттән аларга калдыкларны кире алып кертеп куярга туры килгән, югыйсә аларны йә җил очыртып алып киткән, йә сукбай этләр таратып бетергән булыр иде. Ә менә күп фатирлы йортлар һәм урамнар матурлыгын чүп-чар белән тулган контейнерлар ямьсезләде. Әлбәттә, тәртипсезлек бөтен җирдә дә түгел, ә урыны-урыны белән. Ләкин күп сандагы шикаятьләр әлеге проблеманы яңа елның иң мөһим темасына әверелдерде. Нәрсә булган соң? Ачыкланганча, районда каты коммуналь калдыкларны чыгару белән шөгыльләнүче оператор алышынган икән. Шуңа бәйле рәвештә билгеле бер кыенлыклар килеп чыккан. Чүп-чарны өч машинада алты кеше җыештыра, бу өч шофер һәм өч йөк төяүче.

- Бәйрәм көннәрендә каты коммуналь калдыклар күләме берничә тапкыр арта. Шуңа бәйле рәвештә оператор бу чорда коммуналь калдыкларны тәүлек буе ике сменада җыю һәм ташу белән шөгыльләнде, - дип ышандырды сервис директоры Александр Благосклонный.

Район хакимиятендә яңа оператор вәкилләре һәм зур авыл җирлекләре башлыклары белән ашыгыч киңәшмә үткәрелде.

- Чүп-чарны чыгару графигы, даимилеге һәм маршруты буенча халыкның мәнфәгатен исәпкә алып фикер алыштык. Тиздән эшне тулысынча җайга салырга һәм контейнер мәйданчыкларын да, капчык белән җыюны да тәртипкә китерергә өметләнәбез, - дип ассызыклады район башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин.


ИГЪТИБАР

Чүп-чар җыю мәсьәләләре буенча питрәчлеләр тәүлек буе эшли торган 8(843)260-02-40 колл-үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар.

 


Декабрь аеннан күпфатирлы йорт хуҗалары бер кешедән 103,93 сум, ә шәхси йорт хуҗалары 112,73 сум түли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса