Мәгариф

Питрәч районында беренче энергетика сыйныфы ачылды

Инициатива – лицейныкы.

Физика дәресе. 8 «А» сыйныфы.
Физика дәресе. 8 «А» сыйныфы.

«Прогресс» лицеенда профильле 8 «А» энергетика сыйныфы эшли башлады. Инициатива – лицейныкы. Инженерлык белеменә басым ясаучы учреждение җитәкчелеге профориентация өчен профильле сыйныф булдырырга тәкъдим иткән.

– Без нәкъ менә хәзер чыгарылыш укучыларыбызга мондый һөнәр сайлау мөмкинлеге бирергә кирәк дип саныйбыз, – дип ассызыклый лицей директоры Ревгат Тибаев. – Чөнки ясалма интеллект компьютер алыштыра ала торган һөнәр ияләрен эшсез калдырачак. Әмма инженерларга, шул исәптән энергокомплекс белгечләренә дә, һәрвакыт ихтыяҗ булачак, – ди ул.

Проект «Челтәр компаниясе» АҖ, Казан дәүләт энергетика университеты һәм көллияте белән хезмәттәшлек кысаларында гамәлгә ашырылды. Челтәр компаниясе генераль директоры урынбасары Всеволод Семенюк билгеләп үткәнчә, бу киләчәк кадрларга озак вакытлы инвестиция.

– Сигезенче сыйныф укучылары гомуми белем бирү программасы белән беррәттән энергетика һөнәре күнекмәләрен дә үзләштерәчәкләр. Балалар тармак турында да – энергетика предприятиеләренең ничек эшләве, электриканың һәркем файдалана алырлык формада ничек төзелүе турында тулырак беләчәкләр. Физика, математика кебек инженерлык дисциплиналары аерым тирәнтен өйрәнеләчәк, – дип сөйләде Всеволод Семенюк.

Шулай ук ул укучыларны энергетика көллиятенә яки университетка укырга кергәндә дә, хәтта эшкә урнашканда да озатып йөриячәкләр, дип өстәде. Сыйныф ачылышын бәйрәм торты чыгару һәм значоклар тапшыру тантанасы белән билгеләп үттеләр, шуннан соң 8 «А» өчен физика бүлмәсендә тематик квест үткәрделәр.

– Миңа бу предмет бик ошый. Укытучы аңлаешлы аңлата, ачыклаулар кызык. Безгә яхшы мөмкинлекләр бирәләр. Минем әти электрик, ул миңа кайвакыт ничек һәм нәрсә эшләвен дә аңлата, – дип уртаклашты укучы Марк Егоров.

Республика өчен бу инде 27 нче, Ә Питрәч районы өчен беренче шундый сыйныф. Программа ике елга исәпләнгән, шул вакыт эчендә балалар стандарт мәктәп программасы белән параллель рәвештә инженерлык дисциплиналарын тирәнтен өйрәнәчәк.