60тан артык программа каралган
Мәшгульлек үзәгенең Питрәч районы буенча бүлеге 2027 елда мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнарны укытуга җыюны ача.
Юнәлешләр
Алар арасында «Бухгалтерия», «Кадрлар менеджменты, «Бухгалтер», ЭВ һәм ВМ операторы», «Логист», «БПЛА операторы», «Очу аппаратларын җыючы», «Эшмәкәрлек һәм үзмәшгульлек», «Риелторлык эшчәнлеге», «Сатып алулар өлкәсендә контракт системасы».
Иҗади һөнәрләр: флорист, визажист, маникюр һәм педикюр, керфек үстерү, каш ясау остасы, чәчтараш, косметик-эстетист, перманент макияж остасы, тегүче, массажист.
Эшче һөнәрләр: пешекче, кондитер, станоклар операторы, станокларны көйләүче, котельня операторы, эретеп ябыштыручы, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, погрузчик йөртүче, тракторчы, слесарь-сантехник, токарь, электрик һәм башкалар.
Шулай ук төрле категориядәге машина йөртүчеләргә, каравылчыга, тәрбиячегә, гид-экскурсоводка, социаль эш буенча белгеч, психолог-консультантка һәм маркетплейсларда эшләү буенча белгечкә өйрәтү тәкъдим ителә.
Язылу
Заявканы 8 (843) 222-05-57 (өстәмә 5801, 5802) телефоны буенча калдырырга була. Кабул итү адресы: Питрәч авылы, Советска урамы, 20 нче йорт, 2 нче кабинет.