Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакчачылар һәм авыл халкы өчен яңа кагыйдәләр үз көченә керде

Алар нигездә коры үләнне һәм чүп-чар яндыру өчен мичкәләр, шашлык пешерү өчен мангаллар урнаштыру белән бәйле.

Быелның 1 мартыннан яңа төр кагыйдәләр үз көченә керәчәк, алар иң беренче чиратта бакчачыларны һәм авыл халкын сөендерәчәк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында гамәлдәге катгый нормативлардан баш тарттылар.

Элек алты гектар мәйдан биләгән бакча участогында шашлык әзерләү һәм яфракларны яндырырга ярамый иде. Кешеләрнең күпсанлы мөрәҗәгатенә каршы уңай җавап табылган.

"Хөкүмәт янгынга каршы режим кагыйдәләрен үзгәртте. Чүп-чарны яндыру өчен ачык учак куллану таләпләре гадиләштерелде. 1 марттан, металл савытта коры үлән һәм ботакларны яндыру өчен бак яки бочкада ачык учак кулланганда, ут кабызу урыны бина, корылма һәм башка корылмаларга кадәр ким дигәндә 7,5 метрдан якын тормаска тиеш. Шулай ук ылыслы урманнан 50 метр ераклыкта, яфраклы урманнан 15 метр, әйләнә-тирәне чистарту зонасы тирәсеннән 5 метрда урнашырга тиеш", - дип хәбәр итте Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр департаменты директоры Ринат Еникеев.

Шашлыклар пешерә торган мангаллар теләсә нинди корылмадан 5 метр ераклыкта булырга мөмкин.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса