Балалар кешбэгы буенча юлламалар сату вакытыннан алда төгәлләнәчәк
Бу хакта Туризм буенча федераль агентлык башлыгы Зарина Догузовага хәбәр итә.
Балалар кешбэгы буенча юлламалар сату лагерьларның тулысынча диярлек (90 проценттан артык) тулуы сәбәпле вакытыннан алда – 15 июньдә тәмамланачак.
Быел балалар кешбэгы программасы буенча балалар лагерьларына юлламаларга ихтыяҗ узган елгы күрсәткечләрдән ике тапкыр артып китә. Әйтик, июнь башына программа буенча 550 меңнән артык юллама сатып алынган инде, хәзерге вакытта әлеге программада катнашучы лагерьлар 90 процентка тулган. Программада 1,5 тапкырга күбрәк лагерь катнаша, аңа беренче тапкыр стационар гына түгел, палаткалы лагерьлар да кушылды», - диде Догузова.
Җәйгә дигән юлламаларның күп өлеше инде сатылуын исәпкә алып, без бер атнадан соң, ягъни 15 июньгә каршы төндә программа буенча юлламалар сатуны төгәллибез. Шул рәвешле, планлаштырып та, бу программадан файдаланмаган кешеләрнең моны эшләү өчен бер атна вакыты бар әле», - дип өстәде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа