Балаларның да, олыларның да хыяллары чынга ашты
Балалар мәйданчыгы Белкинода яшәүче сабыйлар һәм аларның әти-әниләре өчен күптән түгел генә чынга ашмаслык хыял иде. Бүген исә үзара салым буенча республика программасы ярдәмендә хыял чынга ашты.
- Белкинода 200гә якын кеше яши. Узган ел үзара салым программасында 148 кеше катнашты, - дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Алексей Меньшов. - Без 500әр сум җыйдык, гомуми сумма 74 мең сум булды, ә республика акчалары белән бергә – 370 мең сум. Балалар мәйданчыгы төзү идеясен биредә яшәүчеләр үзләре тәкъдим итте. Без бу инициативаны, әлбәттә, хупладык.
Авылда 30га якын бала исәпләнә, җирле башлангыч мәктәптә нибары 5 бала укый. Зуррак балалар Ленино-Кокушкино мәктәбендә белем алалар.
- Мәйданчыкны төзекләндерү вакытында төзүчеләр биредә иртәдән кичкә кадәр ялларсыз эшләделәр. Балалар инде шул вакытта ук гел килеп, мәйданчык кайчан ачылачак дип сорыйлар иде. Бу берничә көн элек булды, - диде Алексей Меньшов.
Мәйданчыкны салават күперенең барлык төсләренә буялган зур булмаган койма белән әйләндереп алдылар, җирне ком белән капладылар.
Уен мәйданчыкларының балаларга шатлык кына түгел, файда да китерүе мөһим. Таучык һәм таган - балалар мәйданчыгының ике мәҗбүри атрибуты, алар монда да үз урынын тапкан. Мондый уен җиһазлары баланың физик үсешенә уңай тәэсир итә. Таудан шуу өчен сабыйга башта аңа менәргә кирәк, мондый күнегү аяк мускулларын күнектерә. Таганда атынуның файдасы да күптән расланган, баланың вестибуляр аппараты ныгый. Өстәвенә, сабый биеклектән курку хисен дә җиңә. Әмма иң кечкенә сабыйларда гади комлык аеруча зур соклану уята. Хәзер авылның иң кечкенә кешеләре бик теләп комнан сарайлар төзиячәк, төрле фигуралар ясаячак. Биредә бала фантазия, логика, иҗади сәләтен үстерә. Өстәвенә, олыларга да мәйданчыкта күңелсезләнергә туры килмәячәк. Алар өчен аерым зур булмаган зона бүлеп бирделәр, анда турник урнаштырдылар, аның ярдәмендә мускулларның торышын яхшырта һәм бөтен тәндәге тонусны саклый торган төрле күнегүләр башкаралар. Әниләр эскәмиядә уңайлы итеп урнашып, үз балаларын күзәтә алалар.
- Безнең авылда балалар аз булса да, алар да күңел ачарга, бергәләп уйнарга тели бит. Шуңа балалар мәйданчыгы аларга бик кирәк иде. Мин алар өчен бик шат, - ди җирле авыл кешесе Галина Волкова. - Үзара салым программасын хуплыйм, бу авыл тормышын уңайлы һәм заманча итү өчен менә дигән мөмкинлек, - дип билгеләп үтте ул.
- Актив кешеләр һәр эштә актив, - ди Алексей Меньшов. - Белкинода яшәүчеләрнең күбесе үзара салым программасын хуплыйлар, төзекләндерүгә кагылышлы тәкъдимнәрен җиткерәләр. Без районыбызның зур авылларындагы кебек, бездә дә уңайлы булсын өчен тырышабыз. Юлларның торышы проблема булып кала. Быел да халык үзара салым өчен уңай тавыш бирсә, акча бу максатларга тотылачак. Өстәвенә, без миллион ярымлык республика гранты оттык, акча поселок эчендәге юлларны ремонтлауга бүлеп бирелә, бу безнең өчен зур финанс ярдәме булачак.
Белкино авыл җирлегенә Чертово авылы да керә. Биредә 30га якын кеше яши. Узган ел аларның 26сы үзара салым программасында катнашты, шулай ук 500әр сум җыйды. Җыелган акчаларның гомуми суммасы - 13 мең сум, ә республика ярдәме белән - 65 мең сум. Акча су колонкалары һәм янгын краннары сатып алуга һәм аларны урнаштыруга тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа