Белгеч 2023 елда кемнәрнең пенсиягә чыга алачагын аңлатты
Бу хакта Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец сөйләде.
Пенсия яшен акрынлап арттыру тәртибе нигезендә киләсе елда вакытыннан алда пенсиягә алдан чыгучылар исемлеге билгеле.
Ул график буенча 2019 елдан 2022 елга кадәр пенсиягә чыгу ел саен үткәрелүен искәртте. Калган күчеш чоры өчен 2028 елга кадәр график күчү бер елдан соң узачак итеп төзелгән. Шулай итеп, 2023, 2025 һәм 2027 елда картлык буенча пенсиягә бу ташламалы хокукка ия кешеләр генә чыгачак, дип аңлатты белгеч. Ташламаларга ия булучыларның яңа пенсия яшенә күчү графигы бар һәм кайбер категорияләр өчен ул үзгәрмәде.
Аерым алганда, күп балалы әниләр, инвалид балаларның ата-аналары, опекуннары һәм инвалидлар, шулай ук «төньяк» стажлы яки аңа тиңләштерелгән хезмәткәрләр, билгеле бер һөнәр белгечләре пенсиягә иртә чыгудан файдалана ала. Тулырак исемлекне РФ Пенсия фонды сайтында табарга мөмкин.
«Һәрхәлдә, барлык ташламаларга ия категорияләр өчен, шулай ук, пенсиягә чыгучылар кебек үк, өч шартны үтәргә кирәк: яшь, стаж һәм эшләгән пенсия коэффициентлары саны», — дип йомгак ясады икътисадчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа