Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белгеч йокы режимын тәртипкә кайтару өчен киңәшләр бирде

Россия сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы буенча штаттан тыш баш белгече Любовь Дроздова киңәшләрен истә тотыйк.

– Йокы физик көчне арттыру өчен генә түгел, рухи халәтне ныгыту өчен дә кирәк. Өлкәннәрнең йокысы 7 –9 сәгатьтән ким булмаска тиеш. Уртача «йокы нормасы» – 7 сәгать 40 минут. Бер вакытта ятарга һәм торырга гадәтләнегез, –дип белдерә табиб.

Белгеч әйтүенчә, ятар алдыннан ашауны контрольдә тотарга һәм йокларга өч сәгать кала авыр үзләштерелә торган ризыкларны ашамаска кирәк. Кичке ашта сыр, шпинат һәм тавык ите кебек продуктлар куллану яхшы. Йокларга берничә сәгать кала кофе бөтенләй эчмәскә! Караңгы бүлмәдә йоклаганда йокы тәмлерәк булачак.

– Дөрес режимга кайту өчен гадәтләнгән вакытка туры китереп торырга кирәк. Моның өчен кич телевизор караудан, телефонда утырудан тыелыгыз. Бүлмәне җилләтегез, яктылык чыганакларының барысын да сүндерегез. Йоклар алдыннан бераз саф һава сулап керегез, –ди Любовь Дроздова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса