Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белгечләр балалар өчен прививкалар календарендәге үзгәрешләр турында сөйләделәр

Белгечләр шулай ук эпидемиологик күрсәткечләр буенча балаларга профилактик прививкалар ясау календаренә кергән үзгәрешләргә карата да аңлатма бирде.

Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсендә балалар өчен профилактик прививкаларның  илкүләм календаренә керетелгән үзгәрешләр турында аңлаттылар.

Хәзерге вакытта гемофиль инфекциясеннән вакцинация куркыныч төркемнәрендә булган балаларга гына түгел, ә барлык балаларга да үткәрелә», – дип сөйләделәр клиниканың матбугат хезмәтендә.

Полиомиелиттан өченче ревакцинация хәзер балаларга элеккеге кебек 14 яшьтә түгел, ә алты яшьтә үткәреләчәк.

Полиомиелиттан өч вакцинация һәм беренче ревакцинация инактивлаштырылган вакцина белән, ә аннан соң тере вакцина белән ясалачак», – дип аңлатты белгечләр.

Шулай ук эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкалар календаренә 12 яшьтән алып 17 яше тулмаган үсмерләрне яңа короновирус инфекциясенә каршы вакцинацияләүне керткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса