Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белкино авыл җирлегендә үзара салым республика программасы тулы куәткә эшли

Авыл халкы беренче көннән үк анда актив катнаша, чөнки программа аларның уңайлыгы өчен күп эшләр башкарырга мөмкинлек бирде. Быел җыелган акчаларны юллар төзелешенә тотканнар.

Белкино - районның ерак авылларының берсе, әмма бу аңа комачауламый, әлеге авыл акрынлап булса да яхшыра гына бара.

Баганаларда 48 яктырткыч яна, балалар яңа мәйданчыкта уйный, халык су белән тәэмин итү системасыннан файдалана. Моннан тыш, халык көче белән яңа часовня төзелде.

Безнең авыл җирлегенә ике торак пункт керә: Белкиноның үзәк усадьбасы һәм Чертово авылы, - дип сөйли Белкино авыл җирлеге башлыгы Алексей Меньшов. - Бездә 242 кеше яши, үзара салым программасында 180 кеше катнаша. Бу юлы халыкның 88 проценты катнашты һәм төзекләндерүгә 76 мең сум акча җыелды, республика программасы белән 400 мең сумга якын тәшкил итте. Җирле халык белән беррәттән программада бакчачылар да актив катнаша. Бу сумманың төп өлеше юлларны ремонтлауга китәчәк, чөнки без барыбыз да авылларда юллар булмау төп проблема булып торуын яхшы беләбез. Эшләр ахырына якынлаша. Шушы көннәрдә ике урам: Белкинода 234 метр озынлыктагы Слободская һәм Чертовода 58 метр озынлыктагы Хлебная урамнарына вак таш җәюне тәмамлыйбыз. 3 берәмлек техника эшли, КамАЗ, грейдер, каток. Безнең башка урамнарга юл салынган, Ключевая һәм Овражная урамнарына 500 метр вак таш җәелгән, - дип билгеләп үтте ул.

Киләчәктә авылда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларга яңа һәйкәл төзергә һәм юлларны ремонтлауны тәмамларга планлаштыралар. Үзгәрешләрдән бигрәк тә шушы авыл кешеләре, абыйлы-энеле Александр һәм Павел Семеновлар канәгать. Һәр йорт һәм тыкрык яхшы таныш булган авылыңның күзгә күренеп ничек үзгәрүен, матураюын күрүе бик күңелле бит. Александр Иванович бригадир һәм ферма мөдире булып эшләгән, ә Павел Иванович механизатор булып эшли. Алар Слободская урамында күршедә генә яшиләр. 

Без беренче көннән бирле үзара салым республика программасын хуплыйбыз, нәтиҗәләр күз алдында. Юллар начар иде, бигрәк тә урам башындагы юллар. Хәзер һава торышы нинди генә булуга да карамастан, юлларда үтеп йөрүе үзе бер рәхәт. Балалар безгә кайтканда машиналарын юлда калдыралар иде, хәзер өй янына ук керәләр. Кичләрен дә урамнарда якты, су белән тәэмин итүдә проблемалар юк, - дип сөйләде абыйлыэнеле Семеновлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса