Белкино авылында югары тизлекле мобиль интернет барлыкка килергә мөмкин
Әлеге торак пункт топ-10га эләкте
Питрәчлеләр кече торак пунктларның кайсысына югары тизлекле мобиль интернет уздыруны мөстәкыйль сайлый ала.
Тавыш бирүдә Питрәч районының Белкино авылы катнаша, ул хәзерге вакытта республика буенча интернет тоташтыру исемлегенә кергән торак пунктлар рейтингында 8 нче урында тора.
Тавыш бирү дәүләт хезмәтләре порталында сылтама буенча уза, үткәрү вакыты - 2022 елның 12 ноябренә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа