Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Безгә шундый әти-әни насыйп итүенә Ходайга мең рәхмәт”

Иске Шигали авылыннан Федор Павлович Милютинга 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән котларга иртәдән район җитәкчелеге килде, алар аңа чәчәк бәйләме, бүләк һәм Мәскәүдән Владимир Путинның шәхси котлау открыткасын тапшырды. Юбиляр һәм аның кызларының мондый игътибар күрсәтүләренә шулкадәр күңелләре булды, хәтта аларның күзләре яшьләнде. Алар кунакларга рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмады. Милютиннар гаиләсе бик кунакчыл, алар кунаклар өчен мул табын корып куйган, чәй эчкән арада юбиляр озын тормыш юлы турыда сөйләде.

Бусагадан ук кунакларны өч зур йонлач мәче каршы алды, алар сак кына таныш булмаган кешеләрне күзли. Аларны кечкенә чакларында ук юбилярның мәрхүм хатыны Мария табып алып кайткан булган. Кызлары Валентина Тихонова сүзләренә караганда бу аларның әниләре өчен гадәти хәл, ул шулкадәр изге күңелле, ярдәмчел кеше булган, ярдәмгә мохтаҗлар яныннан игътибарсыз узып китүгә аның намусы бервакытта да җитмәгән.
Хуҗабикә авырый башлагач йорт хайваннары һәрвакыт аның янында яткан. Ә инде аның урыны бушагач, бик озак вакыт аны юксынганнар.
- Безнең йортка рәхим итегез, мин бу йортта туганнан бирле яшим. Биш бертуганнан үзем генә исән калдым инде, - дип сөйләде кунакларга юбиляр. - Мин пенсиягә чыкканчы колхозда эшләдем - терлекче дә булдым, йөк ташучы да булып эшләдем. Аннары күзләрем, колакларым начарайды, шуңа күрә эшне ташларга туры килде. Терлекләргә, үзегез беләсез, игътибар кирәк.
Әнә минем Маруся, - диде Федор Милютин стенада эленеп торган фотосурәткә күрсәтеп. - Без бриллиант туйга кадәр бергә яшәдек - 60 елдан артык. Хатыным миңа биш бала - өч кыз һәм ике ул бүләк итте. Алар һәрвакыт минем янәшәмдә, ярдәм итеп яшиләр. Әле минем биш оныгым, дүрт оныкчыгым бар һәм хәтта оныкчыгымның балалары да бар. Аларың барысының да намуслы, чын кешеләр булып үсүләрен телим. Мин үземнең Маруся белән намус белән гомер иттек. баларыбызны да шуңа өйрәттек.
- Әти белән әни бик тату яшәделәр. Аларның әрләшкәннәрен күргәнебез булмады, - диде кызы Нина Матвеева. - Безгә дә яхшы тәрбия бирделәр, безне яхшылыкка гына өйрәтеп үстерделәр, алар көне-төне эштә булды, бик тырыш кешеләр булдылар. Безгә шундый әти-әни насыйп итүенә Ходайга мең рәхмәт. Хәзер инде без әтиебезне тәрбияләргә тиеш. Без һәр көнне әти белән бергәләп ашарга әзерлибез, урамга саф һавада йөрергә чыгабыз, бергәләп телевизор карыйбыз. Әти аеруча да яңалыкларны карарга ярата, дөнья хәлләре белән кызыксына. Тагын бик күп еллар безне сөендереп яшәсен иде әле. Без бит аны яратабыз.
- Кайгырмагыз, мин беркайчан да китмим, һәрвакыт сезнең белән булам, - диде елмаеп Федор Павлович.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса